Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Балалар думасына спикерлар сайланды

11 ноябрь көнне, "Мизгел" яшьләр үзәгендә район балалар Думасына сайлаулар үтте. Чарада район мәгариф бүлеге идәрәсе начальнигы Рафаэль Демидов, мәктәптән тыш эшләр үзәге директоры Ильмир Яббаров катнашты.

Спикер вазыйфасына дәгъвә кылучылар үзләре, эш юнәлешләре белән таныштырдылар. Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча спикер вазыйфасына - Габдулла Тукай исемендәге мәктәпнең 8 сыйныф укучысы, Балалар оешмалары республика Советы члены Зилә Биккинина сайланды. Вице спикер итеп - Күбәк урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы - Аделина Әхмәдуллина билгеләнде. Симәк гомуми белем бирү мәктәбе укучысы Давыд Харисов спорт комитеты, Мөслим гимназиясе укучысы Илүзә Кашапова - культура комитеты, шул ук мәктәптән Язилә Исмагилова экология комитеты, Мөслим лицее укучысы Рәвилә Закирова волонтерлар комитеты җитәкчесе итеп сайландылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев