Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Балалар да акча эшли

Укучыларның күбесе җәйге каникул чорында эшкә урнашырга ашыга. Хезмәт чирегендә эшләп тапкан акча кадерлерәк тә, бәрәкәтлерәк тә шул.

Яшүсмерләрнең елның-елында җәен Мөслим урамнарында агач-куакларга, чәчәкләргә су сибүен, чүп утавын күреп торабыз. 14-18 яшьлек укучылар килешү нигезендә район оешма-предприятиеләрендә хезмәт куя.
– 14-18 яшьлек үсмерләрне эшкә урнаштыру ТР Министрлар кабинеты карары нигезендә “2014-2020 елларга Татарстан халкын эш нигезендә тәэмин итү” дәүләт программасы кысаларында тормышка ашырыла. Бу җәйдә 190 баланы эш белән тәэмин итәргә планлаштырабыз. Узган ел 164 бала эшләде. Эш эзләүче егет-кызлар безгә – районның хезмәт һәм мәшгульлек үзәгенә мөрәҗәгать итәргә тиеш. Эшкә урнаштыручы инспектор, һәр балага эш сайларга ярдәм итеп, эш бирүчегә тәкъдим итә. Үзең белән паспорт һәм аның күчермәсен, ИНН, СНИЛС күчермәләрен алып килергә кирәк, – ди үзәк җитәкчесе Дамир Мөхәмәтдинов.
Мәшгульлек үзәге белән районның төзекләндерү һәм яшелләндерү унитар предприятиесе, “Мөслим хуҗалыкара төзелеш оешмасы” җәмгыяте, Баланлы, Симәк, Иске Карамалы авыл җирлекләре килешү төзегән.
Балалар үзләренә беркетелгән участокларда территорияне чистарту, агач-куакларларга, газонга су сибү белән мәшгуль. Пушкин һәм Тукай скверларында, “Курай” паркында, “Кояшлы Ык” ял зонасында, Мөслим урамнарында, “Сугышчан һәм хезмәт даны” мемориаль комплексында чисталык саклаган егет-кызларның тырышып эшләве әллә кайдан күзгә ташлана.
– Бала кечкенәдән эшнең тәмен тоеп, эш рәтен белеп үсәргә тиеш. Әти-әниләр балаларын акча эшләү максатында гына түгел, хезмәткә өйрәтү өчен дә эшкә урнаштырырга тели. Көнозын өйдә телефонга багынып утырганчы, балаларның эшкә өйрәнүе, хезмәттә чыныгуы күпкә отышлырак. Үзең эшләп тапкан акча кадерлерәк була бит. Бала аны юкка-барга тотмый, – ди Йолдыз Әсәдуллина. – Кызым Айсылу беренче елын гына эшләми инде. Бик күп әйберләргә өйрәнде. Июнь аенда теплицада черенкование белән шөгыльләнделәр. Бу эшкә җаны-тәне белән кереп китте. Йорт яны бакчасында, үз участогын ясап, үсемлекләрне чыбыкчадан, ботактан үстерергә өйрәнә. Ихатадагы агач-куакларны, чәчәкләрне дә белеп тәрбияли. Җәйгелектә эшкә урнашу ике як өчен дә отышлы: бала эшкә дә, кеше белән аралашырга да, акча белән эш итәргә дә өйрәнә. Кызыбызның хыялы – 16 яше тулгач, укып, машина таныклыгы алу. Бүген ул шактый акча туплады.
Яшүсмерләр булсынга дип эшлиләр. Егет-кызлар спорт мәйданчыкларын җыештырырга да өлгерә, җирлегебезне яшелләндерүдә, үсемлекләр утырту кебек эшләрдә дә актив катнаша. Гәүдәлерәк егетләр “Мөслим хуҗалыкара төзелеш оешмасы” җәмгыятендә эшләүгә өстенлек бирә.
– Июнь аенда бездә 10 бала эшләде. 14-16 яшьлекләре буяу, җиңел корылмаларны күчерү белән шөгыльләнде һәм вак-төяк эшләрне башкарды. 16-18 яшьлекләр кирпеч заводында кирпечләрне тезү, өю белән мәшгуль булды. Алар, гадәттә, май аеннан ук язылып китә. Араларында икенче айга да эшкә калырга теләк белдергәннәре бар. “Башкаларның да эшлисе килә бит, икенче елга тагын килерсез әле”, дибез, – ди оешманың кадрлар бүлеге җитәкчесе Рәвилә Андреева.
Эшкә хезмәт һәм мәшгульлек үзәге аша урнашкан балаларга үзәктән 2250 сум күләмендә матди ярдәм каралган. Бу – төп хезмәт хакына өстәп бирелүче акча. Канун нигезендә үсмерләр көнгә 5 сәгатьтән артык эшләмәскә тиеш. Төгәлрәк әйткәндә, 14-16 яшьлек үсмерләргә көненә – 5, 16-18 яшьлекләргә 7 сәгать эш рөхсәт ителә. Балигъ булмаганнарны эшкә алганда, эш бирүче хезмәт хакы белән таныштырырга, кыска вакытка хезмәт килешүе төзергә, үзе эшләячәк оешма-предприятиенең иминлек кагыйдәләрен аңлатырга бурычлы. Хезмәт хакы баланың башкарган эшенә карап түләнә, ләкин ул минималь хезмәт хакыннан да ким булмаска тиеш. Бүгенге көндә Татарстанда минималь хезмәт хакы – 12 мең 130 сум. Укучы көн дәвамында эшләмәгәч, билгеле, әлеге сумманың яртысы түләнә.
Күпчелек балалар эшләп алган акчаларына велосипед, телефон алган. Кайберәүләре акчасын, гаилә бюджеты өчен дип, әти-әнисенә тапшырган. Араларында укырга керергә дип акча туплаучылар да бар.
Ни дисәң дә, хезмәт тәрбиясе беркайчан да артык булмый. Хезмәт чиреген эшләп үткәргән егет-кызларыбыз туган җиребезнең матурлыгына һәм төзеклегенә үзләреннән өлеш кертеп, акча эшләп кенә калмый, коллективта эшләү буенча тәҗрибә дә туплый бит әле!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев