Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Балалар өчен җәйге лагерьлар эшлиячәк

Җәйге каникуллар вакытында балаларның ялларын күңелле һәм файдалы итеп оештыру быел да планлаштырыла. 1 июньнән 9 мәктәп базасында 21 көнлек мәктәп яны лагерьлары ачылачак.

Биредә 300 балага ял итү мөмкинлеге тудырыла. Мәктәп яны эш һәм ял лагерьлары 120 балага исәпләнеп, өч мәктәптә уздырылачак. "Урман иле" ял һәм сәламәтләндерү лагерының 1 сменасы 15 июньнән башланып, анда спорт юнәлешен үз иткән 60 бала ял итәчәк. Икенче сменага әти-әниләре бюджет оешмасында эшләүче 50 бала җыелыр, дип көтелә. 60 балалык җиде көнлек өченче смена эстетик юнәлештәге профильдә булачак. Моннан тыш, Олы Чакмак авылында оештырылачак палаткалы лагерь 22 июньнән ун баланы кабул итәчәк, дип хәбәр итәләр Мәктәптән тыш эшләр үзәгеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X