Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Балалар өчен товарлар турында

Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе 10 декабрьдән 31 декабрьгә чаклы гражданнарга балалар товарлары сыйфаты һәм куркынычсызлыгы мәсьәләләре буенча консультация бирә.

Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе 10 декабрьдән 31 декабрьгә чаклы гражданнарга балалар товарлары сыйфаты һәм куркынычсызлыгы мәсьәләләре буенча консультация бирә. Белгечләр балалар киемнәре, аяк киемнәре, уенчыклар, Яңа ел товарлары, балалар ризыгы, шулай ук әлеге товарларга норматив гигиена таләпләре буенча сорауларга җавап бирергә әзер. Шалтыратулар Роспотребнадзор идарәсендә (843) 273-15-83 телефоны аша дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр –  10.00-17.00 сәгатьләрдә, җомга 10.00-15.45 сәгатьләрдә кабул ителә. Төшке ял 12.00-12.45 сәгатьләрдә. Шулай ук Яр Чаллы бүлегенә (8552) 32-05-39 телефоны аша дүшәмбедән җомгага чаклы 9.00-16.00 сәгатьләрдә (төшке ял 12.00-13.00 сәгатьләрдә) шалтыратырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев