Мөслим-информ

Балалар өчен сабантуйлар башланды!

Мөслим районы тәрбиягә бала алган "Гаилә" клубы биш җирлекне үз эченә ала: Иске Карамалы, Әмәкәй, Мөслим, Салауз-Мухан, Тат.Бүләр. Алдагы еллардан аермалы буларак, быел сабантуйны һәр җирлек үткәрә. 1 июнь -Халыкара балаларны яклау көнендә шундый чара Иске Карамалы авыл җирлегендә үтте.

Иске Карамалы җирлегендә 16 гаиләдә ата-ана карамагыннан мәхрүм булган 50 бала тәрбияләнә. Зурлар сабантуеннан бер нәрсәсе белән дә аерылмаган бу бәйрәмдә олысы-кечесе рәхәтләнеп күңел ачты, ярышларда катнашты, ял итте. Чара балаларның концерт номерлары белән үрелеп барды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: