Мөслим-информ

Балалар бүлмәсенә нинди гөл утыртырга? 

Балалар бүлмәсендә гөлләр үстерергә ярыймы-юкмы дип баш ватучыларга берничә киңәш. Беренчедән, балада аллергия булмаган очракта, әлбәттә, ярый. Икенчедән, бүлмә өчен гөлләр сайлаганда башта алар турында мәгълүмат тупларга онытмагыз. 

Балалар бүлмәсендә гөлләр үстерергә ярыймы-юкмы дип баш ватучыларга берничә киңәш. Беренчедән, балада аллергия булмаган очракта, әлбәттә, ярый. Икенчедән, бүлмә өчен гөлләр сайлаганда башта алар турында мәгълүмат тупларга онытмагыз. 
Нәниләр яшәгән бүлмәдә яфраклары һәм чәчкәләре төрле төстә һәм формада булган гөлләр үстерергә тырышыгыз. Мәсәлән, кына гөле (бальзамин), узамбар миләүшәсе, глоксиния, стрептокарпус, тунбергия, бегония, толстянка кебек гөлләр сайларга була. Матур яфраклы үсемлекләр белән чәчәк ата торганнарын аралаштырып утыртырга да мөмкин. Аларны берәмләп тә, төркем белән дә урнаштырырга була. Тик гөлләр киң, тотрыклы савытларда үссә яхшырак. Балалар бүлмәдә йөгереп уйнап йөргәндә савытлар килеп төшмәслек урында торырга тиеш. 
Өлкәнрәк яшьтәге балаларга үзләре тәрбияләп үстерерлек гөлләр кызыксыну уятачак. Башта бергәләп гөлне утыртырга, аннан су сибү, тукландыру серләренә төшендерергә кирәк. Яңа сабак, розетка җибәрүче үсемлекләрне бүлеп, икенче савытка утырту балалар өчен тагын да кызыклырак булачак. Андыйларга камнеломка плетеносная, каланхоэ, хлорофитум кебек гөлләр керә. 
Балалар бүлмәсендә энәле, чәнечкеле, яфраклары, чәчәк һәм җимешләре агулы булган үсемлекләрне үстерергә ярамый. Мәсәлән, аспарагус, кливия, кодием, диффенбахия, молочай, гиппеаструм, кактус – шундыйлардан. 

Ничек тәрбияләргә? 
* Гөл үсеп утырган чүлмәкләрнең урынын еш алыштырмагыз, чөнки гөлнең яфраклары яктыга борыла. Гөлләрне урыннан еш алыштырып торсаң, аларның зәгыйфь булып үсүләре бар. 
* Әгәр гөл чүлмәгендәге туфрак артык кибеп, яргаланып бетсә, аңа аз гына пычкы чүбе һәм ком салыгыз. 
* Бүлмә гөлләренә артык күп су сипмәгез. Су сибеп 2-3 сәгать вакыт узгач, гөл чүлмәге төбенә куелган савытка җыелган суны түгегез, югыйсә гөлнең тамырлары черергә мөмкин. 
* Үзәктән җылытыла торган йортларда бүлмәләр кирәгеннән артык коры булса, гөлләргә айга бер тапкыр сөт салыгыз. 
* Фикусның яфраклары ялтырап, ямь-яшел торсын дисәң, гөлнең кәүсәсе белән тамыры тоташкан урынына бер бал кашыгы кастор мае сибеп җибәрегез. 
* Гөлләр җылылык чыгаручы әйберләрдән ераграк торырга тиеш. Үтәли җил, томан һәм тәмәке төтене дә аларга зарарлы. 
* Гөлләргә кайнар су сибәргә ярамый. Су бүлмә температурасыннан берничә градуска җылырак булырга тиеш. 
* Катырып эреткән су гөлләрнең үсүен тизләтә. Суыткычны җебеткәндә бозларны җыегыз һәм 15-16 градуска кадәр җылытып, гөлләргә сибегез. 
* Гөлләр чәчәк аткан чорда су күбрәк кирәк. Чүлмәккә бармак белән сугып, су сибәргә кирәкме юкмы икәнен белергә мөмкин. Әгәр җир коры икән, сукканда чүлмәктән яңгыравык тавыш чыга, әгәр дымлы булса, бу тавыш саңгырау ишетелә. 
* Әгәр сез өйдән берникадәр вакытка китәсез һәм үсемлекләргә су сибәргә мөмкинлегегез юк икән, гөл чүлмәгенә дымлы губка куегыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: