Балалар бакчасы янә кыйммәтләнә

2017 елның 1 гыйнварыннан Татарстанда балалар бакчасы өчен түләүләр арта. Ата-аналар балалары мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә йөргән өчен 8 процентка күбрәк түләргә тиеш булачак. Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, түләүнең күләме арту мәгариф оешмаларының эшчәнлеген финанслау чыгымнары, шул исәптән азык-төлек бәяләре, балалар бакчаларындагы сабыйларны карау-тәрбияләүдә катнашкан персоналның хезмәт...
2017 елның 1 гыйнварыннан Татарстанда балалар бакчасы өчен түләүләр арта. Ата-аналар балалары мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә йөргән өчен 8 процентка күбрәк түләргә тиеш булачак. Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, түләүнең күләме арту мәгариф оешмаларының эшчәнлеген финанслау чыгымнары, шул исәптән азык-төлек бәяләре, балалар бакчаларындагы сабыйларны карау-тәрбияләүдә катнашкан персоналның хезмәт хакы үсүенә бәйле. Шул ук вакытта бакчада баланы тәрбияләү чыгымнарының 70 процент чамасын дәүләт үз өстенә ала. Ата-аналар түли торган сумма учреждение төренә, эш режимына һәм баланың яшенә бәйле. Мисал өчен, бүген иң киң таралган балалар бакчасында 10,5 сәгатьлек төркемдә йөрүче 3 яшьтән алып 7 яшькә кадәрге бала өчен әти-әниләр 2770 сум түли. Ә киләсе елның 1 гыйнварыннан ул 227 сумга артып, 2997 сум булачак. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк: ата-аналарга каралган ташламалар һәм компенсацияләр үз көчендә кала. Беренчедән, һәркемгә федераль субсидия тиешле: беренче балага - 20, икенчесенә - 50, өченчесенә 70 процент кире кайтарыла. Икенчедән, республика казнасыннан да өстәмә компенсация түләнә. Кереме җан башына 20 меңнән артмаган һәр кеше әлеге төбәк ярдәменә өмет итә ала. Моннан тыш, күпбалалы гаиләләргә ташламалар (алар ата-аналар түләвенең яртысын түли һәм шул ук вакытта компенсация алу мөмкинлегенә дә ия) саклана. Инвалид, туберкулез интоксикацияле балалар, ятим һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм сабыйлар балалар бакчаларына бушлай йөри.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
5 июль 2022 - 09:40Юкә чәчәге Июнь азагы, июль башында дөньяны хуш искә күмеп юкә агачы чәчәк ата.2000
-
4 июль 2022 - 18:00"Су юлы" бәйрәме Әлмәт авылында узган бәйрәм бик күпләрнең күңеленә хуш килде12200
-
4 июль 2022 - 17:15Җәйге яллар "Урман иле" ял һәм сәламәтләндерү лагеренең икенче сменасы башланды10900
-
4 июль 2022 - 17:08«СалаваTik»ларда яңа җыр Бүген Интернет киңлекләрендә «СалаваTik»лар башкаруында «Күбәләгем» җырының видеоклибы дөнья күрде.14000
-
4 июль 2022 - 14:39Үткәннән бер мизгел Фотоны Иске Вәрәш авылыннан Рөстәм Нуриев тәкъдим итте.8200
-
4 июль 2022 - 13:59Татарстанда «Ел укучысы» исеме билгеле Татарстанның "Ел укучысы" мактаулы исеменә Никита Перов лаек булды8000
-
4 июль 2022 - 12:48Файдалы киңәшләр Дөньяның матурлыгын тоеп, ишетеп, күреп калырга ашыгыгыз.7100
-
27 июнь 2022 - 14:57Мөслимлеләр журналларны яратып укый
-
23 июнь 2022 - 09:42Солдат хатлары
-
4 июль 2022 - 11:30Чираттагы утырышБүген администрациянең утырышлар залында район башлыгы катнашында атналык киңәшмә узды.6200
-
26 апрель 2022 - 14:23БАКЧАЧЫЛАР КОЛАГЫНА: Май аенда ниләр утыртабыз? Май - елның иң ямьле, бакчаларның ап-ак чәчәккә күмелә торган, яшелчә кишәрлекләрендә бигрәк тә яшелчәләрнең тәүге уңышларын күрсәтә торган ай.5420302
-
24 гыйнвар 2022 - 08:29Мөслим мөхтәсибәте вәкилләре Түбән Камада булып кайтты 20 гыйнвар көнне Мөслим мөхтәсибәте вәкилләре Түбән Камада булып кайтты.516600
-
10 март 2022 - 19:22Авылым тарихы. Иске Чакмак “Авылым тарихы” рубрикасы кысаларында җирлегебездәге авыллар (юкка чыкканнарын да кертеп), биналар, оешмалар, якташларыбыз турында язмалар биреп барабыз. Хөрмәтле газета укучыларыбыз, сездән дә тарихи язмалар көтеп калабыз.459401
-
7 апрель 2022 - 14:21Авылым тарихы. Сөякәй Авылның исеме ике сүздән тора: “сөй” һәм “әкәй” (мари халкында хатын-кызларның тәңкәләр белән бизәлгән баш киеме).364504
-
7 май 2022 - 19:24Авылым тарихы. Базарлы Әмәкәй “Авылым тарихы” исемле рубрика кысаларында җирлегебездәге авыллар (юкка чыкканнарын да кертеп), биналар, оешмалар, якташларыбыз турындагы язмалар биреп барабыз. Хөрмәтле укучыларыбыз, сездән дә тарихи язмалар көтеп калабыз.330403
-
1 июнь 2022 - 14:25Мөслимдә "Сабантуй-2022" 12 июньдә узачак Мөслимдә татар халкының милли бәйрәме – Сабантуй 12 июньдә үткәрелә.251301
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Мөслим-информ
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС 77-73825 от 28.09.2018 г.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Афзалова Римма Рашидовна
Адрес редакции: 423970, РТ, Муслюмовский район, село Муслюмово, ул.Пушкина, д.43
Телефон редакции: 8 (8-5556) 2-55-00, электронная почта muslimau@rambler.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика