Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мәлләтамак авыл җирлегендә юл ремонты дәвам итәчәк

Мәлләтамак авыл җирлегендә 292 хуҗалыкта 667 кеше яши. Җирлектә башлангыч мәктәп, балалар бакчасы, почта бүлекчәсе, ике ФАП, ике авыл клубы, китапханә, шәхси эшмәкәрләр Эльвира Сираева, Фәйрүзә Гайнетдинованың азык-төлек, көнкүреш кирәк-яраклары кибетләре халыкка хезмәт күрсәтә. Быел җирлектә 9 бала туган, 2 пар гаилә корган.

– Быел халыктан 466 мең сум салым акчасы җыелды. Хөкүмәт аны дүрт тапкыр арттырганнан соң, шактый сумма барлыкка килде. Иң зур эшләрнең берсе – Мәлләтамак авылының Кооператив урамына 1 км озынлыктагы юлга гравий салынды, юл читләренә канаулар ярылды. Әлеге эш өчен 511 мең сум акча сарыф ителде. Җирлектәге су скважинасын ремонтлау һәм территориясен уратып алу өчен 500 мең сумнан артык акча тотылды, – ди авыл җирлеге башлыгы Людмила Игошева.

Мәлләтамак авылының Кооператив урамында су трассасы да яңартылган, обелискка косметик ремонт эшләнгән, сабантуй өчен яңа урында мәйдан ясалган. Милли бәйрәм киләчәктә Мәллә елгасының аръягында уздырылачак. Мәлләтамак авылының Набережная урамында, бишенче электр линиясе сузылып, энергия саклаучы яктырткычлар куелган. Яшьләр урамындагы күпфатирлы йортка керү юлы эшләнгән.

– Һәр җирлектәге кебек, бездә дә башкарасы эшләр шактый әле. Киләсе елга Мәлләтамак авылының Набережная урамында юл ремонты башкару күздә тотыла. Күләмле эш булачак ул. Нарат Асты авылында да юлларга ремонт ясалачак, – ди Людмила Игошева.

Мәлләтамак авылының үзендә генә биш зират бар. Аларны тәртипкә китерү дә шактый средстволар таләп итә. Быел зиратларның документация эшләрен башкару, чистарту өчен 27 мең сум акча тотылган.

Җирлектә үз эшләрен башлаучылар да аз түгел. Илһам Шакиров кошчылык белән шөгыльләнә. Җирлек как ясаучылар, бакчачылык белән ныклап шөгыльләнүчеләргә дә бай.

– Җирлектә яшәр өчен бөтен уңайлыклар да бар. Юлларыбыз әйбәт, урамнарыбыз якты. Эчә торган сулар да чистарды. Салым акчасының җирлек өчен файдасы бик зур дияр идем. Чөнки ул халыкның яшәү шартларын яхшырту өчен максатчан файдаланыла, эшләнгәннәр – барыбызның да күз алдында. Киләсе елда Мәлләтамак авылының Тукай урамында су трассасы ремонтланачак дип ишеттек, бирсен Ходай – ди Мәлләтамакта яшәүче Зөлфирә Гыймазова.

Халыкның канәгать булуы сөендерә. Ник дигәндә, ашаган белми, тураган белә дигәннәр бит! Җирлектәге халыкның үзара дус һәм тату яшәвендә җирлек башлыгының да зур өлеше бар. Бу вазыйфага әле күптән түгел генә билгеләнсә дә, Людмила Игошева халыкны туплый алган.

Лилия Шәймиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама