Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Балалар автобуслары таләпләргә җавап бирми

Прокуратура тарафыннан оештырылган төркемнәр белән балаларны транспорт чараларында йөрткәндә куркынычсызлык таләпләренең үтәлеше тикшерелде.

Тикшерү вакытында мәгариф учреждениелары балансында тугыз транспорт чарасы (автобуслар) булуы ачыкланды. Аларда укучыларны уку урыннарына илтү оештырыла.

"Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы турындагы" Федераль законның (№196-ФЗ 10.12.1995) 1,2,4 бүлегендәге 24 матдәсе нигезендә гражданнарның Россия Федерациясе юлларында куркынычсыз шартларда хәрәкәт итүе дәүләт тарафыннан гарантияләнә һәм Россия Федерациясе юл хәрәкәте куркынычсызлыгы кануннарын, халыкара килешүләрне үтәү юлы белән тәэмин ителә.

Россия Федерациясе хөкүмәте карары (№579, 23.06.2014) нигезендә оештырылган төркемнәр белән балаларны автобусларда йөртү турындагы Кагыйдәнең 3 пунктына үзгәрешләр кертелде. Оештырылган төркемнәр белән балаларны йөртү өчен җитештерелгәненә 10 елдан да күп вакыт узмаган, конструкциясе белән пассажирлар йөртү таләпләренә туры килә торган, тахограф, ГЛОНАССяки ГЛОНАСС/GPS спутник навигациясе аппаратурасы белән җиһазланган автобус кулланылырга тиеш.

Әмма, югарыда күрсәтелгән нормаларны бозып, тугыз транспорт чарасының (автобусның) җидесендә тахограф - тизлекне, йөртүченең хезмәт һәм ял режимын билгеләүче җайланма урнаштырылмаган.

Күрсәтелгән кимчелекләрне бетерү максатыннан мәгариф идарәсе адресына представление кертелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев