Мөслим-информ

Балалар атлар ярата

Район үзәк китапханәсе хезмәткәрләре Мөслим лицееның 5 в сыйныфы уку­чылары өчен районның ат спорты мәктәбенә экскурсия оештырды.

Экскурсия Галимҗан Ибраһимовның “Алмачуар” китабына нигезләнеп оешты­рылды. Балалар атлар турында мәгълүмат алды, хайваннарны үзләре алып килгән тәм-томнар белән сыйладылар. “Безнең китапханәдә хайваннар турын­да бик күп китаплар бар. Алар белән танышкач, балаларның тормышка фикере үзгәрә, ма­турлыкны күрә башлый”, – ди китапханәчеләр.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: