Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Балалар арасында вируслы инфекция белән авыручылар арткан

Соңгы өч көндә район үзәк хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бүлегенә 54 чакыру һәм мөрәҗәгать булган. Шуларның 7се - кискен респиратур авыруы, 6сы - көнкүрештәге тән җәрәһәте, 25е - йөрәк-кан тамырлары авыруы белән.

Биш кеше дәвалану өчен хастаханәгә салынган, шуларның өчесе - кечкенә балалар. Сабыйларда вируслы инфекция очраклары арткан. Косып, эчләре китеп табиб чакырган балаларга һәм әбиләргә индивидуаль дәвалану курслары билгеләнгән. Көз көне организм авыруларга тиз бирешә. Табиблар, саклык чараларын алдан күрү хәстәрлеген онытмыйча, өлкәннәргә дә балаларга да гриппны кисәтү өчен "Анаферон" даруы эчәргә киңәш итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама