Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Балагыз мәктәпкә әзерме?

Бүген әти-әниләрнең балаларын мәктәпкә әзерләп йөргән, иң кызган мәле. Шәһәр җирләрендә июль ахырында ук мәктәп ярминкәләре эшли башлады, дип беләбез.

Бүген әти-әниләрнең балаларын мәктәпкә әзерләп йөргән, иң кызган мәле. Шәһәр җирләрендә июль ахырында ук мәктәп ярминкәләре эшли башлады, дип беләбез. Шәһәргә барып киенергә җае булмаганнар үзләре яшәгән җирлектәге кибетләрдән мәктәп формалары, кирәк-яраклар сатып ала. Башы эшләгән әти-әниләр баласына кирәкле әйберләрне җәй башында ук алып куйды. Бу отышлы да. Укулар башланганчы очсызрак вариантлар карарга да мөмкин, сайлап алу мөмкинлеге дә була. “Иртәгә мәктәпкә бит!” дигән көнне сайлаудан калганы белән канәгатьләнергә туры килә.

Шулай да баланы мәктәпкә әзерләү күпмегә төшә соң? Бу сорауга җавап табу максатыннан кайбер кибетләрдә булып, әти-әниләр белән аралашырга туры килде.

– Быел улыма киемнәрне Яр Чаллының бер сәүдә үзәгеннән сатып алдык. Үзе теләгәнен кисен, дидек. Тугызынчы сыйныфка бара, иптәшләреннән калышасы килмидер. Хәзер бит тормышыңны киемеңә карап бәялиләр. Мәктәп дирекциясе костюм-чалбар зәңгәр төстә булырга тиеш, диде. Костюм-чалбар, ак күлмәк, алмашка тагын зәңгәр төстәге ике күлмәк, алмаш аяк киеме, түфли, кроссовки, рюкзак алдык. Барысы 10 мең 200 сум булды, – ди Гөлшат.

Элек – укучыларның барысы да бер төрле формадан йөргәндә, кызлар көрән күлмәк, ак яисә кара алъяпкыч, ә малайлар сул як җиңенә кояш белән китап эмблемасы төшкән костюм киде. Ул чорда мәктәпкә әзерләнү әти-әни өчен болай мәшәкатьле түгел иде кебек. Ел да кием сорап та интектермәдек. Форма бәләкәйләнеп, тузып беткәнче киелде. Атнага бер тапкыр кызлар формасының яка-манжетларын алыштырып, юып, үтүкләп торырга кирәк булса, малайларның пиджак җиңе акбурга буялып кына “эш” тудырды. Ә бүген әти-әниләрнең бөтен проблемасы – баласын матур, кабатланмас, башкалардан аерылып торырлык итеп киендерү. Мәктәпләрдә бердәм формалар кертелсә дә, “аерылып торыйм”, “үзгә булыйм” диючеләр җаен тапмый калмый, әлбәттә. Эш акча янчыгының калынлыгына гына барып терәлә.

 – Кызыма узган елгы формасы быел да ярый. Ел саен форма алырга мөмкинлегем юк. Һәр мәктәпнең эмблемасы төшкән значоклар кайтканын ишеткәч, анысын барып алдык. Яшүсмернең аягы үсми тормый инде, түфлине шул ук кибеттән 800 сумга сатып алдык. Ранецны район күләмендә узган бәйгедә җиңеп алган иде. Дәфтәр, каләм, пластилин һәм башка канцелярия әйберләрен үзебездә юнәттек, – ди Зөлфия.

Мәктәп укучылары өчен чалбар-жилетлар бәясе 1500 сумнан башлана, кызларга сарафаннар 1800 сум тора. Башка кибетләрдә костюм-чалбарларның бәясе – 1300 сумнан 2000 сумга кадәр. Иң очсыз укучы киемнәре Мөслимдә – пиджагы, жилеты, чалбары булган өчле костюм 1150 сум тора, чалбарлар – 400 сумнан, кызларга блузкалар бәясе дә артык “тешләми” – 330 сумнан 530 сумга кадәр. Аяк киемнәренә килгәндә, кибетләрдә малайлар өчен сыйфатлы мокасиннарның бәясе – 850 сумнан 1600 сумга кадәр.

– Быел мәктәп портфельләренең хакы кыйммәт икән дип, интернет-кибеттән кайтарттым. Мәктәп өчен мөһим атрибутларның берсе булган дәфтәр, каләм, көндәлекне үзебезнең кибетләрдән алдым. Башка җирдәге бәяләр белән чагыштырмадым. Дәфтәр бит ул чалбар түгел, аның белән әллә ни байый алмыйсың. Очсызлыны эзләп, машинада ягулык күбрәк тә бетә әле, – ди Асия Ганиева.

Кайчан кермә, сатып алучыларның әйбер сайлавыннан кибет эчләре гөр килеп тора. Кайберәүләр, вакытны янга калдырам, дип, бер кергән кибеттән киенеп тә, кирәкле канцелярия товарларын да җыеп чыгалар. Сатучылар башлангыч сыйныф укучыларының тышына мультфильм геройлары төшерелгән көндәлек, альбом, дәфтәрләр, карандашлар сайлавын, хәтта алмаш аяк киеме капчыкларының да нәкъ менә шундый “кычкырып” торганнарын алуын әйтә. Форма алырга килгән әниләрне кызлары: “Монысының якасы матуррак, монысының итәге кыскарак”, – дип, төрле яклап үзенә тарткалый. Кайбер сарафаннарның блузкалары матуррак итеп тегелгән, кайберләре гади генә булып тора.

Тәүге мәртәбә мәктәп бусагасын атлап керүчеләр өчен ничә сум чыгарырга кирәклеген дә сынап карарга булдык. Беренче сыйныфка баручы малайлар өчен форма (чалбар, пиджак, жилет, күлмәк, галстук) – 3800-4250 сумга, кызлар өчен (блузка , итәк, пиджак, бант) 1800-2350 сумга төшәчәк. Чәчкә бантларның бәясе – 100 сумнан, ә ак колготкиларныкы 180 сумнан башлана. Сезонлы һәм алмаш аяк киемнәре, физкультурага кроссовки яки кедалар да кирәк булуын онытмагыз. Сыйфатлы, үзләре әйтмешли “фабричный” киемнәр эзләп шәһәргә барып кайткан кайбер әти-әниләрдән: “Их, үзебездә шул ук әйбер фәлән сум булган икән, ә без икеләтә бәягә алып кайттык”, – дигән сүзләрне дә ишетергә туры килде.

– Кызым Рания быел бишенче сыйныфка бара. Мәктәп формасын да, рюкзак, аяк киемнәрен дә шәһәр кибетләреннән алган идек, Мөслимдә дә шул ук әйберләр булган икән. Элек кенә ул әйбер эзләп шәһәргә чыгып китә идек, хәзер барысы да үзебездә, дип кайттым, – ди Иске Вәрәштән Мансур абый.

Менә шулай, баласын мәктәпкә әзерләүчеләр өчен бу вакыт ел саен – урак өсте. Кибетләр өчен бу чор табышлы булса, әти-әниләр өчен – акча янчыклары ныклап “ябыккан” вакыт. Укучыларга белем алуда киемнәре дә тәэсир итә, дип әйтергә ярата иде күрше әби. Алган киемнәре җылы тәннәрендә тузсын бер үк!

Лилия Шәймиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәктәп