Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Балагыз китап укыймы?

Әти-әниләрдән мәктәптә укучы балалары турында: “Китап укырга яратмый”, – дигән фикерне еш ишетергә туры килә. Китапка кызыксыну уяту беренче чиратта әти-әнидән тора. Үзегез еш укыйсызмы? Өендә китаплар булмаса, әти-әнисенең китап укуын күрмәсә, баланың китап белән кызыксынуы шикле. 

Балада китапка мәхәббәтне кечкенәдән тәрбияләргә кирәк, ди белгечләр. Әти-әниләребез юкка гына әкият сөйләп йоклатмаган. Әкият дөньяны танып белергә, акны карадан аерырга, хыялланырга өйрәтә. Әкият ул – тормышның, дөньяның кечкенә моделе.

Кызганыч, төрле гаджетларның үтеп керүе балаларда китап белән кызыксынуны киметте кебек. Шулай да бөтенләй укымыйлар дип әйтеп булмый. Китапханәчеләр әйтүенә караганда, җирлегебездәге дүрт меңләп абонентның 2100дән күбрәге – балалар. Район балалар китапханәсе фондында 23 мең китап исәпләнә! Балаларда укуга кызыксыну уяту өчен китапханәчеләр төрле чаралар куллана: каникуллар чорында бәйгеләр оештыралар, фотозоналар ясыйлар.

Интернет зонасы да китап укучыларны җәлеп итү өчен үз өлешен кертә. Балалар өчен өстәл уеннары да алганнар, кул эшләренә дә өйрәтәләр.
Хәер, замана балаларына кызыксындыру максатыннан китапларның да хәзер ниндиләре генә юк! Җанлы сурәтләр белән ясалганнары да, ике яки өч телдә язылганнары да бар. Кәгазе дә, буяулары да сыйфатлы. Сүз уңаеннан, Мөслим-информда да балалар өчен китаплар сатыла. Татарча башваткычлар (төсле рәсемнәр белән), наклейкалар белән буягычлар, ике телдә әкият китаплары бар. “Күңелле әлифба”ны мәктәпкәчә яшьтәге балаларны укырга, язарга өйрәтү өчен яратып алалар. Китаптагы QR-кодлар ярдәмендә рәсемнәр җанлана – балалар өчен татарча тапшырулар карарга мөмкин. 

Римма Афзалова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев