Мөслим-информ

Балагыз кагыйдәләрне беләме?

Иминлек кагыйдәләрен балаларга кечкенәдән өйрәтергә кирәк.

Җәйге чор – балалар өчен иң рәхәт вакыт. Шул ук вакытта җәй ата-ана­лар өчен борчу-мәшәкатьләр дә ту­дыра. Әти-әни эштә булганда бала имгәнмәсен, хәвеф-хәтәр тумасын дип борчылучылар күптер. Әмма ба­лаларга чикләүләр куеп, аларны өйдә бикләп тотып та булмый. Иминлек кагыйдәләрен балаларга өлкәннәр аңлатырга тиеш.

Район үзәгендә уен-спорт мәйданчыклары җитәрлек, күңелеңә хуш килгәнен сайларга була. Без күпфатирлы йортлар ишегалдында урнашкан берничә уен мәйданчыгында булдык, балалар­дан юл хәрәкәте иминлеге кагыйдәләре турында сораштырдык. “Иминлек кагыйдәләрен беләбез, мәйданчыкта гына уйныйбыз, юлга чыкмыйбыз” дигән булдылар. Балалар кагыйдәләрне белә икән, димәк, ата-аналары, укытучылары яхшылап аңлаткан.

Бөтен балалар да велосипедта йөрергә ярата, әмма барысы да юл-транспорт кагыйдәләрен белеп бетерми. Район урамнарында юлны велосипедка утырган килеш чыгучылар күп очрый. Ә кагыйдә буенча юлны чыгу алдыннан велосипед­тан төшәргә кирәк. Велосипедчылар җәяү йөрүчеләргә комачауламаска, машина­ларга авария куркынычы тудырмаска тиеш.

– Җәйге чорда районга ялга кайту­чылар күп, димәк, машиналар саны да арта. Шәһәр балалары әби-бабай янына кунакка кайта. Һәммәбезгә дә игътибар­лырак һәм җаваплырак булырга кирәк. Бала юлда йөрү кагыйдәләрен бозса, аның әти-әнисе җавап бирә. 14 яше тул­маган бала велосипедта олы юлга чыга алмый. Балаларга парк-скверларда, ише­галларында йөрергә генә рөхсәт ителә. Скутер, мопедлар өчен аерым таләпләр бар. Кагыйдәләрне балаларга җентекләп аңлату мөһим, – дип, районның ДАИ җитәкчесе Айнур Хәйретдинов ата-ана­ларга мөрәҗәгать итә.

Балаларны велосипед, самокат, роли­кларда йөргәндә җәрәхәтләнүдән сакла­учы экипировка белән тәэмин итәргә кирәк. Статистика буенча велосипед иң травмалы транспорт исәпләнә.

Көннәр коры торганда ихатада да, урманнарда да янгын чыгу куркыны­чы зур. Бала шырпының уенчык бул­мавын белергә тиеш. Өйдә электр җайланмалары белән эш иткәндә сак булырга, төнлә телефонны зарядкада калдырмаска куша янгын сүндерүчеләр. Су коену да махсус билгеләнгән урын­нарда гына рөхсәт ителә. Су кергәндә бала һәрвакыт өлкәннәр күзәтүе астын­да булырга тиеш.

– Йортларда янгын чыгуның төп сәбәбе – электр үткәргечләр. Узган ел республикада аяныч хәл булды. Бер бала телефонын зарядкага куя һәм ко­лакчыннар киеп музыка тыңлаганда йокыга китә. Телефон кызып, төнлә янгын чыга һәм бала янып үлә, – дип билгеләп үтте Мөслим һәм Сарман районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе урынбасары Илнар Идиятов. – Иске йортларда электр чы­быклары да иске. Өйдә, гадәттә, техника җиһазлары күп була. Иске чыбыклар ан­дый йөкләнешне тарта алмый: тиз кыза һәм янгын чыгарырга мөмкин. Шуның өчен, иске йортны тышлар-эчләр ал­дыннан, иң элек электр үткәргечләрне алыштырырга кирәк.

Ләйсән Сабирова фотосы

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: