Мөслим-информ

Балачак хатирәләре

Алар, баганалар утыртып, сетка тарттырып, волейбол уйный. Тавышлары авылның бер башыннан икенчесенә кадәр ишетелә. Әби-чәбиләр, “тавышланмагыз” дип, таяк та күтәреп чыккан булалар. Яшьлекне әбиләр таягы куркыта аламы соң? Ярты төнгә кадәр якты, уйныйбыз рәхәтләнеп, эш бит ул иртәгә генә әле.

Иртәгесен торасы килми ятсак ятабыз, шулай да уеннан аерыла алмыйбыз. Минем өчен әһәмияткә ия булган бер вакыйгага тукталасым килә. Зәйнәп апа, моңлы бала булуымны күреп алып, бәйрәмнәрдә җыр өйрәтеп, сәхнәгә алып чыкты. Беренче тапкыр сәхнәгә чыгып басуым булды, залга күз ташлауга тез буыннарым калтырый башлады. Калтыравыклы нечкә тавыш белән җыр башладым. “Сәйдә, курыкма”, – дип пышылдый апам. Канатланып дәвам, иттем, тавышым да үз моңын алды. Юкса башта үз тавышымны үзем дә танымаган идем. Җырлап бетерүгә зал, дәррәү кул чабып, кабат сәхнәгә чакырды. Без бер генә җыр өйрәнгән идек, шуны кабат җырладым. Апаларның күз яшьләрен сөртеп алганы күзгә чалынды. Бу минем өчен бөтенләй аңлашылмады, ник елый алар? Безнең бит гармун да юк, чыгабыз да җырлыйбыз. Апалар әйтеп торган “ля-ля-ля”га биибез. Бар иде заманалар. Кайбер кызлар резин итек киеп чыга иде сәхнәгә. Мәктәпне тәмамлаганчы сәхнәдән төшмәдем. Зәйнәп апага шуның өчен гомерем буе рәхмәтле булдым. Ул мине халык алдына чыгарды, аралашырга, кеше арасында үз-үземне тотарга өйрәтте. Эшләү дәверендә дә сәхнәне ташламадым. Укучыларым белән дә тамашалар куйдык, үзем дә гел җырладым....Безнең дә башлангыч мәктәпне тәмамлар вакыт җитеп килә. Искиткеч дус, көчле коллектив ясады бездән Зәйнәп апа. Бөтен җирдә беренче иде безнең класс. Безгә кадәр 51нче елгылар көчле класс иде. Барысын да булдыра идек без: өлгереш тә югары, нинди эшкә тотынсак та, сыйфатлы итеп башкарабыз. Апаның йөзенә кызыллык китермәдек. Тәртип ягына да тел теш тидерә торган түгел.

ЯҢА МӘКТӘПНЕ БЕРГӘЛӘП ТӨЗЕДЕК

Язның бер көнендә урамда басып торганда, үзәкләрне өзгән күренешкә тап булдым. Кичке 4ләр тирәсе. Түбән очтан биш бала килә. Кыяфәтләре бик нык эсседә көтүдән әлсерәп кайтучы малларны хәтерләтә. Иң гаҗәпләндергәне: барысы да, аяк кемнәрен салып, аркаларына асканнар. Олы Чакмакта укып йөрүче 51нче елгылар иде алар. 8 чакрым араны узып, дәрестән кайтып килешләре икән. Илкам, Әзһәр, Фәйрүзә, Рәис, Галия миңа игътибар да итеп тормады. Бөтен күзәнәкләрем белән тойдым: өч айдан мине дә шушы язмыш көтә бит.Заһит абый Мәҗитов борыны белән – боз, корсагы белән кар ярса ярды, авылда сигезьеллык мәктәп ачуга иреште. Балаларның ач килеш ничә еллар Олы Чакмак юлын таптавына чик куелды. (Минем тормыш иптәшем, ул елларны искә алып, “Тамак хакына кешеләрнең абзарыннан тирес чыгара идек”, – ди). И дәррәү күтәрелде авыл. Башта агайлар иске мәктәп бинасын сүтте. Без дә шунда әтиләрнең аяк астында буталдык. Морҗа сүткәннән калган кирпечләрне бер урынга өйдек, укытучы апабыз нинди эш куша, шуны үтәдек. Өйгә җен балаларына охшап кайтып керә идек. Беркем дә: “Бармыйм, эшләмим”, димәде.Менә мәктәп ишегалдына бүрәнә, такта ише материаллар кайта башлады. Әтиләр, билгеләнгән көнне өмә ясап, бүрәнәләрне әзерләү эшенә тотынды. Нибары өч ай вакыт бар, җитешергә кирәк. Апа безгә чиләк, бияләй ише әйберләр алып килергә кушты. Йомычкаларны җыеп, бер урынга урнаштырыр өчен икән. Йөгерә-йөгерә эшлибез, шундый зур эштә катнашу горурлык хисе уята. Зәйнәп апа өстендә әле мәктәп яны тәҗрибә участогы да бар. Мәш килеп анда бар төр яшелчә үстерәбез, утырткан гөлләребез бакчаны бизәп тора. Җимеш агачларыбыз, куакларыбыз да күп. Апа әледән-әле: “Районнан карарга киләләр”, – ди. Бакчабызда бер чүп юк, ялт итеп тора. Бүрәнәләр әзер, бөтен авыл җыелып, мүк тә әзерләделәр. Бер көнне, әнкәйләрне дә чакырып, бик зур өмә ясадылар. Ир-атлар – бүрәнә, әнкәйләр тигез итеп мүк сала.– Күтәрдекме? Тигез яттымы?– Әй, түтиләр, мүк салып бетердегезме?– Үскәнем, су бир әле!– Бит сөртергә тастымал китер әле, апаем!Апалар, ашарга алып килеп, ир-атларны тамак ялгата. Өйгә кайтып-килеп йөрергә вакыт тар. Әнкәйләр генә, алмаш-тилмәш, өйдә калган вак-төяк балаларын ашатып, тавык-чебешләренә күз-колак булып килә.“Йомышчы” гына булып йөрү дә аяктан егарлык итеп ардыра, тамак ялгап алуга, баш мендәргә тарта.Ике корпуслы булып чыкты яңа мәктәп. Берсен иске фундаментка өйделәр, икенчесе бераз сулдарак урнашты. Физкультура, хезмәт дәресләрен уздырырга да бина төзеделәр. Ул бераз читтәрәк урын алды. Тугыз мич чыгардылар. Ишек-тәрәзәләр дә куелды. Кайдандыр парталар кайтты. Бик яңа түгел иде алар. Мөгаен күрше-тирә мәктәпләрдән алынгандыр. Такталар эленде, укытучыларга эш өстәле, урындыклар да булды. Әнкәйләр тәрәзәләрне юып, мичләрне ап-ак итеп акшарлап куйды. Чия-Түбәдән, “чебешләрен” ияртеп, Сәйдә апа да килде. Күрше Шуганка авылыннан да шактый бала килде безгә укырга. Хәзер аларны кызгана идем. Бәләкәй генә балалар җәяү йөри бит, әле кешедә фатирда торасы. 1963-64нче уку елын яңа мәктәптә башладык. Мәктәпкә 160тан артык бала җыелды.(Ахыры бар).

Сәйдә НӘБИУЛЛИНА-ЯКУПОВА.

Баланлы – Казан.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: