Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Балачак хатирәләре

Класс җитәкчеләре дә, фән укытучылары да берничә булырга мөмкин. Әмма беренче укытучы берәү генә. Белем дөньясына сәяхәтне ул башлый. Сәяхәтнең ничек дәвам итәчәге дә аннан тора.

УКЫТУЧЫ АПАМ 1959 ел. Гаиләбез, ниһаять, йортлы булды. Бу әйтеп бетерә алмаслык шатлык иде. Әнкәй дә 3 кызы өчен тыныч. Тагы бер шатлыгыбыз булып, дүртенче сеңлебез – Гөлҗиһаныбыз туды. Мин көзгә укырга барам. Мәктәпкә бар әйбер дә әзер. Әнкәй яңа күлмәк һәм алъяпкыч тегеп куйды. Ручка, перо, кара савыты, карасы да алынды. Менә зарыгып көткән көн дә җитте. Беренче укытучыбыз Зәйнәп апа була икән. Алар бездән бик ерак та тормый, үзенең балалары да бик күп – алты җан. Класс ишеген ачып кердек. Укытучым берәм-берәм безне парта артына утырта башлады. 20дән дә күбрәк бала җыелганбыз. Әле безнең белән бер бүлмәдә 3нче класслар да укыйсы икән. Зәйнәп апабыз ике класс укыта булып чыкты. Миңа да чират җитте. Урыным өченче ел беренче класста утырып калган инвалид балалар уртасына туры килде. Елап җибәрүдән әз генә тыелып калдым: җебеклегемне, кимсенгәнемне күрсәтәсем килмәде. Ул көнне мәктәптә озак тормадык. Кайтышлый классташ малайның, мине үчекләп, этеп җибәрүе булды, язу карасы түгелеп, апак алъяпкычым билдән иттәккә кадәр шәмәхә төскә керде. “Буаны” ерып җибәрергә азакы тамчы булды бу. Өйгә үкереп елап кайтып кердем. Әнкәем, минем кыяфәтне күреп, куркуыннан ап-ак булды. Тиз генә эшнең нәрсәдә икәнен дә аңлата алмый тордым әле. – Мин яңадан үтерсәләр дә мәктәпкә бармыйм, – дидем. Тынычлангач, эшнең нәрсәдә икәнен аңлатып бирдем үзе. – Бар, Зәйнәп апага әйт, мине бүтән балалар белән утыртсын яки мин мәктәпкә яңадан бармыйм. – Юк, кызым, мин мәктәпкә дә бармыйм, апаңа да бер сүз әйтмим. Мин, балам, сине укып кеше булсын дип озаттым. Тырышып укып, укытучы апаңа үзеңнең нинди икәнеңне күрсәт. Аннары, кызым, беркем дә беркемнән артык та, ким дә түгел. Ул балалар авыру, ә чирне сорап алмыйлар. Фәйрүзә дә туганда сау-сәламәт иде. Кечкенә чагында мәчет тавында уйнаганда ком ала торган чокырга кача. Яр җимерелеп, кыз комга күмелә. Ходайның хикмәте белән генә исән кала. Кызым, авыру кешеләрдән көләргә ярамый, аңла! Алъяпкычны яңаны тегәрбез, анысы баш бәласе түгел, – диде әнкәй. Шул көннән белем өчен көрәш башланды. Әй тырышып укыдым да үзе. Әле алай ук беткән кеше дә түгел икән үзем, фәрештәләрем дә янымда гына йөри икән. Фәрештә дигәнем күршедәге Фоат абый белән Мәрьям апаның бердәнбер малае Рөстәм булып чыкты. Беркөнне класска Мәрьям апа килде. Зәйнәп апа белән сөйләшкәндә, Сәйдә дигәннәре колакка керә бит. Бик тиз беленде аның ник килгәне. Рөстәм дә, кайтып: “Сәйдә белән утыртмасалар, мәктәпкә бармыйм,” – дигән. Мәрьям апа шул үтенеч белән йөри икән. Без хәзер өчәү – Ренат, мин, Рөстәм утырабыз. Укытучы апабыз шундый оста өйрәтә, балалар да тырыш булдык – классыбыз белән укуны да, язуны да тиз элдереп алдык. Вакыт тиз үтә бит ул. Әлифба бәйрәме дә җитеп килә. “Бәйрәмгә әниләрне дә чакырабыз, укып күрсәтәбез. Тырышыгыз, көлкегә калырлык булмасын!” – ди апа. Апа укуың яхшы дип мактаса да, шөлләтә. Барча әниләр, берничә әти дә килде бәйрәмгә. Апам берәмберәм үзе янына чакыра, кайсы бит туры килә, укытып күрсәтә. Иҗекләп кенә укучылар да бар. Әнкәй бәйрәмгә барыр алдыннан, ныгытып куйды: – Мин беренче парта артына утырам, укый алмасаң, миңа бөтенесе дә борылып карамасын дип, алда кызарганны күрмиләр. Менә чират миңа җитте. Укытучы апам китап битен ачты. “Ә” хәрефе язылган бит иде ул. Әминә елый, үкереп, Тубым суга төште, дип, Чү, Әминә, елама! Туп батмый ул елгада. Әлифбаның минем әнкәемнең исеме язылган бите бит ул. Мин ул битне күз йомып укый алам. Бу юлы да “ярып салдым”. Булды, дуслар. Апам аркамнан сөйде дә: – Менә минем нинди укучыларым да бар, – диде. Кемнең түбәсе күккә тигәндер ул чакта – минекеме, әнкәйнекеме, әллә укытучы апамныкымы? Авылда укытучылар дөньяның тоткасы бит алар: бәйрәмнәргә тамаша әзерләүче, агитатор, басуда балалар белән бәрәңге, чөгендер җыючы, кышын көл, сөяк, чүпрәк-чапрак, макулатура җыючы, язын кагаттан чөгендер, бәрәңге чыгаручы, агач утыртучы... Чүпләп бетерә алмаслык, бушлай эшләнә торган эшләр иде болар. Ничек барсына да өлгерде икән ул? Алты бала өстенә – ике авыру ана. Аның берсе бездән 8 чакрым ераклыктагы авылда яши. Әнкәйнең: – Кызым, апаңны кызганам да инде, һәр көн иртән көтүдән соң, Олы Чакмакка барып, әнисен карап кайта, монда тагы бер авыру әби көтә, аннан мәктәпкә йөгерә, – дигәне истә. Без укытучыбызга авыр икәнен сизмәдек. Язга чыккач, урманга походка бара идек. Укытучыларыбыз Зәйнәп апа белән Тәскирә апа анда нинди генә уен оештырмый?! Җырлы уеннар да бар, яңгыратабыз урманны. Аннан ирекле уенга җибәрәләр. Нинди уен ди? Урмандагы череп баручы яфрак, төрле агачларның, үләннәрнең, чәчкәләрнең исе балаларны болынга беренче тапкыр чыккан колынга әйләндерә. Күз ачып йомганчы кайсыбыз кая таралып бетә. Шунда кемдер тапкан берничә чәчәген кыюсыз гына апаларга суза. Дөньяның иң купшы чәчәкләредәй кабул итеп алалар иде. Мактау сүзләрен кызганмый үзләре. Шул чакта баштан яшен тизлеге белән “Ә мин кемнән ким?” дигән уй үтә. Озак та үтми, апалар янында кечкенә генә таучык хасил була. Нинди генә үлән, чәчкә юк анда?! Кузгалак, юа, сарана, тагы әллә ниндиләр. Алып килгән ризыклар белән тамак ялгап алгач, өйгә кузгалабыз. Уку елы тәмам. Әнкәй ата-аналар җыелышыннан бик күңеле булып кайтты. Зәйнәп апа минем укуымны, тәртибемне бик мактаган. Ашлык кибәксез булмый, ди халык. Безнең классның өч баласы беренче класста утырып калды. Ике инвалид бала, “Әлифба”ны тәмамлагач, авырулары аркасында укудан туктады. ОЛЫЛАР БЕЛӘН ИҢГӘ-ИҢ Балаларның җәйге ялы (әгәр аны ял дип атарга булса) җитте. Май аенда бәбкә саклыйбыз, бакча эшләрендә булышабыз, бәрәңге утыртабыз – үзебезнекен генә түгел, күрше-тирәнекен дә. Көн саен су ташып яшелчә үстерәбез. Сабан туена кадәр бәрәңгенең, совхоз чөгендеренең бер катын эшкәртеп чыгабыз. Ике атнадан кабат бәрәңге, чөгендер эшкәртәбез. Аңа печән эше ялгана, җиләк-җимеш өлгерә. Болар бала гына бит әле, дип торучы юк, бар эшкә дә зурлар белән бергә йөрибез. Зарыгып көткән җәй бик тиз үтә. Туйганчы уйнап калабыз анысы. Әнкәйләрнең сәгать 9да ук йокларга ятуларын гына аңлап булмый. Ул вакытта уен башлана гына бит әле. Башта бала-чага чыр-чу киләбез. Аннан авылыбызның авторитеты булган Зариф, Алим, Фердинанд яшьләрне җыя. Рәсемдә: Баланлы мәктәбенең укытучылар коллективы.

(Ахыры бар).

Сәйдә НӘБИУЛЛИНА- ЯКУПОВА.

Баланлы – Казан. Фото – авторнын гаилә архивыннан. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев