Мөслим-информ

Бала тәрбияләүдә ата-ана бурычларын үтәмәгәннәрнең тәртибен тикшергәннәр

Мөслим муниципаль районының балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссиясенең чираттагы утырышы үтте. Комиссия членнары даими төстә спиртлы эчемлекләр белән мавыккан, бала тәрбияләүдә ата-ана бурычларын үтәмәгән алты хатын-кызның һәм бер ир-атның тәртибе тикшерде.

Аларның бишесенә кисәтү ясалды, икесенә 300 һәм 500 сум күләмендә административ штраф салынды. Урлашкан һәм сыра эчеп тотылганнан соң, учетка куелган ике үсмер, тәртипләре уңай якка үзгәрү сәбәпле, исәптән төшерелде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: