Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бала салым түләргә тиешме?

Газета укучыларыбызны кызыксындырган салым түләүгә һәм аны исәпләүгә кагылышлы сорауларга җавапларны Россия Федераль салым хезмәтенең ТР буенча 11 санлы районара инспекциясеннән алдык.

- 2017 елда милек салымнарын кайчанга кадәр түләп бетерергә кирәк һәм салым түләү кәгазьләре кайчан киләчәк?

- Россия Федерациясе территориясендә милек салымнарын 2017 нче елның 1 декабреннән дә соңга калмыйча түләргә кирәк.

Салым кодексында билгеләнгәнчә, салым түләү кәгазьләре гражданнарга түләү вакыты җиткәнче 30 эш көне алдан җибәрелә башлый. Салым түләү кәгазьләре почта аша заказлы хат итеп җибәреләчәк. Шәхси кабинеттан файдаланучылар салым түләү кәгазьләрен бары тик электрон рәвештә генә алачак.

- Кеше теркәлү урынында яшәмәсә һәм салым түләү кзгазен почта аша алалмаса, нәрсә эшләргә?

- Бу очракта иң яхшысы шәхси кабинетыңны ачу. Яшәү урының кайда булуга карамастан, шәхси кабинетка өч төрле ысулның берсе белән тоташырга мөмкин:

- учетка куюга бәйсез рәвештә Россия салым хезмәтенең теләсә кайсы инспекциясендә теркәү картасы алырга, анда логин һәм пароль күрсәтелә;

- көчәйтелгән квалификацияле электрон имза/универсаль электрон карта ярдәмендә;

- дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталындагы шәхси расланган учет язуы ярдәмендә.

Шулай ук салым органына документларны почта аша җибәрү турында гариза бирергә һәм салым органнарыннан барлык корреспонденцияне факттагы яшәү урыны буенча алырга мөмкин.

- Балигъ булмаган балалар милек салымы түләргә тиешме?

- Милек иясе булган физик затлар, яшьләренә һәм башка критерийларга карамастан, милек салымы түләүчеләр булып санала.

14 яше тулмаган балигъ булмаган балалар өчен алар исеменнән килешүне бары тик ата-аналары, уллыкка алучылары яисә опекуннары гына башкара ала (алар үзләре башкарырга хокуклы килешүләрдән кала).

РФ Гражданлык кодексы нигезендә 14 яшьтән 18 яшькә кадәр балигъ булмаган балалар әти-әниләре, уллыкка алучылары, попечительләре рөхсәтеннән башка үзләренең хезмәт хакы, стипендиясе һәм башка керемнәреннән мөстәкыйль файдаланырга хокуклы. Гаилә кодексы нигезендә ата-аналар балаларының законлы вәкилләре булып тора. Димәк, салым салынырга тиешле милекләре булган балигъ булмаган балаларның әти-әниләре (уллыкка алучылары, опекуннары, попечительләре) балигъ булмаган балаларының салым түләү буенча бурычларын үтиләр.

- Физик затларның милек салымнарын ничек түләргә?

- Салымнарны банк һәм почта бүлекчәләрендә түләргә була. Шәхси кабинеттан файдаланучы физик затлар салым хезмәте белән килешү төзегән банк-партнер аша онлайн-режимда түли ала.

Салымны шулай ук дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең региональ порталы аша түләү документы индексы буенча, шулай ук "Татарстанның электрон хөкүмәте" инфоматы аша түләргә мөмкин.

- Почта аша салым түләү кәгазе килмәгән очракта нәрсә эшләргә?

- Гражданнар ташламага ия булган очракта, салым суммасы 100 сумнан артмаса, шәхси кабинеттан файдаланса, аңа почта аша квитанцияләр җибәрелми.

Башка очракларда түләү кәгазен алмасаң, яшәү урыны яисә күчемсез милек урнашкан урын буенча салым инспекциясенә мөрәҗәгать итәргә яисә мәгълүматны шәхси кабинет аша җибәрергә кирәк.

Беркайчан да салым түләү кәгазе алмаган яисә салым салынучы милкенә карата ташламалары булып та, бу хакта хәбәр итмәгән күчемсез милек ияләре яисә транспорт хуҗалары аларның мондый объектлары булуы турында теләсә кайсы салым органына хәбәр итәргә бурычлы (мәгълүмат формасы Россия Федераль салым хезмәтенең ММВ-7-11/598@ санлы (26.11.2014) карары белән расланган).

- Салым күләмен үзең санап буламы?

- Әйе, андый мөмкинлек бар. Салым хезмәте сайтында барлык төр милек салымын исәпләү өчен салым калькуляторлары бар.

Транспорт салымын исәпләү өчен транспортның маркасы, моделе, төре, егәрлеге, елы күрсәтелгән техпаспорты кирәк.

Милеккә һәм җиргә салымны исәпләү өчен объектның кадастр бәясе яисә кадастр саны кирәк. Салым ставкасын "Справочная информация о ставках и льготах по имущественным налогам" электрон сервисы ярдәмендә белергә мөмкин. Башка мәгълүматлар хокук бирүче документларда бар инде.

- Шәхси кабинетның паролен югалтсаң, яңа парольне ничек алырга?

- Яңа пароль алу өчен теләсә кайсы салым органына шәхесне раслаучы таныклык белән мөрәҗәгать итәргә кирәк. Әлеге таләп сервисның салым сере булган мәгълүматлар бирүе белән бәйле (РФ Салым кодексының 102 маддәсе). Шәхси кабинетка шулай ук дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталындагы шәхси расланган учет язуы ярдәмендә керергә мөмкин.

- Салым түләүче салым органына үзе, почта аша язмача, "Личный кабинет налогоплательщика для физических лиц", "Обращние в УФНС (ИФНС) России" сервислары ярдәмендә салым хезмәтенең рәсми сайты аша мөрәҗәгать итәргә хокуклы.

Түләү документларын югалткан очракта аларны "Заплати налоги" ("Уплата налогов физических лиц" бүлеге) интернет-сервисы ярдәмендә мөстәкыйль рәвештә формалаштырып була. "Заплати налоги" сервисы шулай ук онлайн-режимда түләү мөмкинлеге дә бирә.

"Личный кабинет налогоплательщика для физических лиц" сервисыннан файдаланучылар салым түләү кәгазьләрен бары тик электрон рәвештә генә алалар һәм салымнарын онлайн-режимда түли алалар.

Материалны Мөнирә Арсланова әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев