Мөслим-информ

Бала нигә ботка ашамый?

Бүгенге көндә Мөслимдә 19 мәктәп, 29 мәктәпкәчә тәрбия бирү учреждениесе эшли. Аларда барлыгы 3168 бала тәрбияләнә. Белем бирү учреждениеләрендә туклану ничек оештырылган? Балаларыбызга көн саен тәмле дә, файдалы да, барлык санитар таләпләргә җавап биргән ризык эләгәме? Әлеге сорауларга җавап табу өчен без район мәктәпләренә юл тоттык. "Балалар туклануын сыйфатлы оештыру...

Бүгенге көндә Мөслимдә 19 мәктәп, 29 мәктәпкәчә тәрбия бирү учреждениесе эшли. Аларда барлыгы 3168 бала тәрбияләнә. Белем бирү учреждениеләрендә туклану ничек оештырылган? Балаларыбызга көн саен тәмле дә, файдалы да, барлык санитар таләпләргә җавап биргән ризык эләгәме? Әлеге сорауларга җавап табу өчен без район мәктәпләренә юл тоттык. "Балалар туклануын сыйфатлы оештыру - сезнең намус эше булырга тиеш", - дигән иде мәгариф идарәсе җитәкчеләре белән уздырган киңәшмәдә ТР Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов. Чыннан да, үз эшләренә намус белән карый пешекчеләр. "Продукция белән тәэмин итүчеләребез дә аз димәс идем. Безнең белән даими эшләүчеләре - дүртәү. Сөт ризыклары Яр Чаллы шәһәренең "Просто молоко" сөт комбинатыннан китерелә, ит - Мөслимдәге "Балкыш", ипи - "Мөслим продукт" җәмгыятеннән, ярма һәм яшелчәләр "Форсат" җәмгыятенең райондагы базасыннан китерелә. Җитештерүчеләр китергән продукция кайчак тиешле сыйфатта да булмый. Андый ризыклар, акт төзелеп, хуҗасына кире кайтарыла", - ди район мәгариф идарәсе баш белгече Лилия Биккинина. Мәктәпләрдә баланың көнгә ике мәртәбә туклануы айга 500 сумга төшә. Бала бер көнгә якынча 31 сумлык ризык ашый, дигән сүз. Әлеге сумманың 6 сум 94 тиене балага дәүләттән дотация итеп бирелсә, калган өлеше - әти-әниләрдән җыеп алынучы взнос суммасы. Бу суммага иртәнге аш (сөткә пешерелгән ботка, чәй, ипи), төшке аш керә. Гадәттә, төшке ашта укучыларга аш, балык котлеты, сыер яисә тавык итеннән ризыклар, чәй белән печенье бирелә. Укучылар бердәм ике атналык меню нигезендә туклана. Лицей һәм гимназия ашханәләрендә көн дә 4 укучы дежур тора. Бу, үз чиратында, болгавырлыкка нокта куя. Алъяпкыч һәм башлык кигән укучылар, дәрес төгәлләнүгә өстәлләргә рихыкларны тезеп, иптәшләре ашагач, өстәлләрне җыештырып та куя. Балалар хезмәт белән дә тәрбияләнә, дигән сүз бу. Г. Тукай исемендәге урта мәктәптә исә һәр класстан дежур укучылар, дәрес тәмамланырга 10 минут кала чыгып, өстәл әзерли. Баланың сәламәтлеге иртәнге ашка бәйле. Ләкин бала ботка ашыйм дип тормый шул. Бигрәк тә күзне ымсындырып торучы соклар, камыр ризыклары булганда. Гимназиядә эшләүче буфетка алданып, күп укучылар ашханә ризыгын бөтенләй ашамый икән. Әти-әнисе акча түләсә дә, укучыга салынган ботка тиелмәгән дә килеш "отход" чиләгенә түгелә. Буфетта камыр ризыклары белән бергә, шоколад та, башка тәм-томнар да сатыла. Нигә бала ботка ашасын?! "Көннең күп өлешен мәктәптә уздыручы баланың туклануын дөрес итеп оештыру бик мөһим. Ләкин бүгенге балага ботка ашатуы бик кыен! Югыйсә бит мәктәп ашханәләрендә ризык тиешенчә һәм бик тәмле пешерелә. Дөрес, бюджеттан каралган суммага менюны әлләни төрләндереп тә булмый. Мәктәп участокларында җитештерелгән яшелчә, җиләк-җимешләр өстәмә итеп кулланыла. Күп ашханәләрдә төп менюга өстәмә буларак яшелчә салатлары урын ала", - ди район мәгариф идарәсе җитәкчесе Рафаэль Демидов. Кайбер әниләр "минем балам суык ботка ашый", дип зарлана. Бу сүз, бәлкем, өлешчә дөрестер. Ник дигәндә, дежур укучы алдан чыгып күпме балага ботка тарата. Бер караганда ботка кайнар булмагач, авызлары пешми! Безнең халык, ни дисәң дә, тырнак астыннан кер эзләргә ярата. "Ризык кайнар пар бөркеп торсын өчен шәһәр ашханәләрендә тарату линиясе эшли. Кеше үзенә тиешле ризыкны салдырып алып, өстәл артына барып утыра. Мәктәпләрдә дә бу сиситема көйләнсә, начар булмас иде. Бүгенге көндә ашханәгә өр-яңа 150 урындык кайтарылды, тагын 25 өстәл кайтачак. Әлеге җиһазларга 200 мең сум акча тотылды", - ди Г. Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбе директоры Илнар Миргалимов. Ләкин 10 минутлык тәнәфес бу хыялларны чынга ашырырга мөмкинлек бирмәс. Тарату линиясе әлеге вакыт аралыгында, киресенчә, тоткарлык тудырачак. Кайбер әти-әниләр ашау өчен айлык түләүнең артуына канәгатьсезлек белдерә. Баласы ике мәртәбә җылы ризык белән тукланса, файдага гына, югыйсә! Ләкин әти-әни риза булмаса, бала мәктәптә бер генә тапкыр тукланырга да мөмкин. Бу очракта айлык түләү 250-300 сум була. Мәктәп ашханәләрендә әзерләнгән ризыклар Яр Чаллы шәһәрендәге гигиена һәм эпидеимиология үзәгендә микробиологик тикшерү уза. Санитар таләпләр буенча, майда кыздырылган ризык бала менюсында бөтенләй булырга тиеш түгел. Табиблар бала организмына 3-4 сәгать саен җылы ризык керергә тиеш, дигән фикердә. Шулай булгач, мәктәпләрдә ашату системасы да, вакыты да дөрес оештырылган. Әти-әнисе эштә булгач, мәктәптән кайткан бала суыткычтагы ашны җылытып ашап йөрми. Коры-сары белән туклана. Шул коры-сары булганда витаминлы, файдалы микроэлементлар белән баетылган яшелчә салатларыңны, җылы ашларыңны нигә ашасын ул?! "Баш мие эшләсен өчен фосфор кирәк. Ә ул балыкта бар. Яшелчәләр исә йөрәк-кан тамырлары эшчәнлегенә уңай басым ясый. Иртәнге ботка инде ашказаны системасын көйли. Баланың туклануын әти-әниләр кечкенәдән үк игътибарга алсын иде", - ди район үзәк хастаханәсе педиатры Флүр Ханов. Чыннан да, балаларыбызның сәламәтлеге, иң беренче чиратта, үзебезнең кулда бит! Кайбер классларда укытучы сүгеп тә, юмалап та укучыларын ашатырга тырыша. Ләкин бу - сирәк күренеш. "Ботка ашауны модага кертсәк кенә инде", - дип көлгән иде бер әни ата-аналар җыелышында. Бәлкем, ул хаклыдыр да. Майонез, кетчуп, төрле соуслар белән агуланган бала ашказаны табигый ризыкларны кабул итә алмаска әйләнеп бара. Һәр әти-әни сабыйларыбызның сәламәтлеген кайгыртып, бу мәсьәләгә җитди карасын иде! Лилия Шәймиева.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: