Мөслим-информ

Бала кызамык белән авырса

Кызамык (корь) – үтә көчле йогышлы авыру. Вирус эләккәндә, тән кызыша, агулана, тәнгә һәм лайлалы тышчаларга тимгелләр чыга. Кызамык һава аша җиңел йога һәм канга эләгә. Авыру тәненә тимгелләр чыкканчы 4-5 көн алдан һәм тимгелләр беткәнчегә кадәр вирусны башкаларга йоктырырга мөмкин.

Гадәттә моңарчы авырганы булмаган балалар бер-берсеннән әлеге авыруны йоктыра. Әниләре балачакта кызамык белән авырган сабыйларга гомерләренең беренче 3 аенда гына кызамык йогу куркынычы тумый. Прививка ясалган балалар кызамык белән җиңелчә авырый.

Куркыныч өзлегүләр

Кызамык үзе түгел, ә аңардан соң күзәтелергә мөмкин өзлегүләре белән куркыныч. Тәннең авыруларга каршы торучанлыгы кими. Авырып киткән бала теләсә нинди вирусны эләктерә ала, ягъни аның үпкәләре ялкынсынырга, тамагы шешәргә, эче китәргә, күзләренең мөгез катлавына зыян килергә, кайчакта авызының лайлалы тышчасында җәрәхәтләр күзәтелергә мөмкин. Кайчакта кызамык вирусы хәтта баш миенә дә зыян китерә.

Авыру билгеләре

Авыру 7-17 көн, авыруга каршы торучанлык булдырылган балаларда 21 көн дәвамында үзен берничек тә сиздерми. Аннары тән температурасы 38-39 градуска кадәр күтәрелә, томау төшә, ютәл күзәтелә, күзләр ялкынсына, яктылыктан күзләр авырта. Аскы урт тешләр тирәсендәге яңакларның лайлалы тышчасында кызыл кайма белән әйләндереп алынган вак кына ак таплар чыга. Алар тәнгә тимгелләр чыканчы 2-3 көн алдан күренә һәм тимгелләр күренеп 1-2 көн үткәч, юкка чыга. Әлеге чорга хас икенче билге – йомшак һәм каты аңкауның лайлалы тышчасында кызыл тимгелләр пәйда булу.

Авыру йоктыруның бишенче көнендә акрынлап тән кызышудан туктый һәм авыру ялкынсынулы тимгелләр чыгу чорына күчә. Баланың бите, күз кабаклары шешенә, томау, ютәл көчәя, күзләреннән яшь ага. Кайчакта авыруның бишенче көнендә тән кабат 39-41 градуска кадәр кызыша, бала хәлсезләнә, гел йокысы килеп тора. Баланың эче китәргә, башы һәм эче авыртырга, борыныннан кан китәргә мөмкин.

Зур тимгелләр башта колак артына, яңакларга, маңгайга чыга, ә берничә сәгатьтән биткә тарала. Күп тә үтми, авыру көчәя барып, тимгелләр гәүдәгә һәм аяк-кулларга да чыга. Тимгелләр бер-берсенә кушылып китәргә дә мөмкин. Тирләү сәбәпле, тән дымлы була, бала тәне кычытудан зарлана. 3-4 көннән тимгелләр акрынлап кими башлый.

Авыру башланып 5-7 көн үткәч, сәламәтләнү чоры башлана. Тимгел урыннары коңгырт төскә керә һәм кубаклана башлый. Икенче атна азагында баланың аппетиты ачыла, йоткылык өстендә ялкынсынулар кими, коңгырт таплар юкка чыга.

Саклану чаралары:

  • Көн саен дымлы тастымал белән тузаннарны сөртергә һәм бүлмәне җилләтергә.
  • Бала тиешле күләмдә сыеклык эчәргә һәм тукланырга тиеш.
  • Балага ютәлдән һәм тән кызышуны киметүче дарулар бирергә мөмкин.
  • Тәнне сөртеп, юып торырга, авызның лайлалы тышчасындагы ялкынсынуларны бетерү өчен, күп эчәргә (бигрәк тә ашаганнан соң), ризыктан соң авызны чайкарга һәм күзләргә дә игътибарлы булырга кирәк.

Авыруга каршы торуны булдыру

Кызамык авыруы кисәтеп була торган йогышлы авырулар төркеменә керә. Ягъни бу авыруны, прививкалар ясатып, булдырмый калырга мөмкин. Профилактик прививкалар календаре буенча балаларга 1 һәм 6 яшьләрдә кызамыкка каршы прививка ясалырга тиеш. 20-25 еллар элек кызамыкка каршы прививка бер генә тапкыр эшләнә иде. Иммунитет җитәрлек дәрәҗәдә эшләнмәгәнлектән, ике прививка булырга тиеш. Шунлыктан 35 яшькә кадәр булган кешеләргә прививкалары бөтенләй булмаса яки прививкалар ясатканны раслаган документлары булмаса, кызамыкка каршы ике тапкыр 6 ай интервал белән прививкалар эшләнергә тиеш. Аны бер тапкыр алганнарга прививка бер генә тапкыр ясала.

Прививка кызамык авыруыннан саклаучы бердәнбер чара икәнен истән чыгармыйк! Вакытында прививкаларны ясатыгыз, урындагы медицина хезмәткәренә, участок табибына мөрәҗәгать итегез!

Район үзәк хастаханәсе профилактика кабинеты.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: