Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бала хокуклары – үзәктә

Район башкарма комитеты каршындагы балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау буенча комисссиянең чираттагы утырышы үтте. Аны комиссия рәисе Рушат Солтанов алып барды. Утырышта таныклыгы булмаган килеш мотоцикл белән идарә иткән 15 яшьлек үсмергә кисәтү ясалды, бала тәрбияләүдә аналык бурычын тиешенчә үтәмәгән өчен әнисенә штраф салынды. Балигъ булмаган...

Район башкарма комитеты каршындагы балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау буенча комисссиянең чираттагы утырышы үтте. Аны комиссия рәисе Рушат Солтанов алып барды. Утырышта таныклыгы булмаган килеш мотоцикл белән идарә иткән 15 яшьлек үсмергә кисәтү ясалды, бала тәрбияләүдә аналык бурычын тиешенчә үтәмәгән өчен әнисенә штраф салынды. Балигъ булмаган ике бала тәрбияләүче ир белән хатынның тәртибе тикшерелде һәм гаилә ведомствоара учетка куелды. Амораль тормыш алып барган өчен балалары вакытлыча приютка урнаштырылган ир белән хатынга, тәртипләре яхшыру сәбәпле, балаларын кире гаиләгә кайтару мәсьәләсе уңай хәл ителде. Балигъ булмаган өч бала анасы эчүчелек белән шөгыльләнгәне, бала тәрбияләүдә аналык бурычын үтәмәгәне өчен штрафка тартылды, ведомствоара учетта торучы әлеге гаиләгә контрольне көчәйтү турында карар кабул ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев