Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бала чәче хакында

Бала тугач, аның чәчен алдыру – Ислам динендә күркәм гамәлләрдән санала.

Ләкин бөтен балаларның да чәчен алу кирәкми. Әлбәттә, кыз балаларның чәчләре алынмый, бары тик угыл балаларның гына чәчләре алына. Мөхәммәд галәйһиссәләм яңа туган ир баланың чәчен җиденче көнне алырга кушкан. Ә инде ул көнне өлгерелмәсә, 14 нче яки 21 нче көннәрне мөмкин. Әмма ул вакытта да онытылса яки башка сәбәп чыкса, кайчан мөмкинлек туа, шул вакытта алырга мөмкин. 

Баланың чәче алынгач, аны үлчиләр. Әгәр дә баланың чәче, мәсәлән, 1 грамм булса, 1 грамм көмеш бәясе сәдака бирелә. Баланың чәчен үлчәгәч, аны кайда куярга дигән сорауга түбәндәгечә җавап бирергә мөмкин – Аллаһы Тәгалә: “Мин сезне җирдән яралттым һәм әҗәлегез җитеп үлгәч тә, туфракка кертәм”, – ди. Димәк, без туфрактан яралтылганбыз, тырнакларыбыз да, чәчләребез дә асылда туфрак бит, шулай булгач, алар туфракка күмелә – җиргә кайтарыла. 

“Мөселман календаре”ннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев