Мөслим-информ

Бала-чагага ярамаган тагы...» 

Без, 80 нче еллар балалары, тарихка Гөлнара, Лилия, Гөлназ, Гөлшат, Рамил, Ринат, Илнур кебек исемнәр белән кереп калдык. Хәтерлим: ул чорларда без берничә параллель класста 25 әр бала укыдык. Ләкин бөтен мәктәптә, кайсы классны гына алма, дүртәр Ләйсән, алтышар Илшат булмады. Күп дигәндә, ике бертөрле исем очрар иде. Аларына да классташлар кушамат “ябыштыргач”, буталчыклык килеп чыкмады. Безнең чор исемнәрен хәзерге әти-әниләр балаларына нигәдер кушмый. 

Йә, кайсыгыз кечкенә Гөлнараны яисә Илнурны белә? Берничә ел чамасы элек Мөслимгә генә түгел, бөтен Татарстанга диярлек Ислам исеме өермә булып килеп керде. Бу исем хәзер һәр бишенче сабыйда. Соңрак Камилә, Ралина, Әмир, Азалия, Илдан, Вилдан кебек исемнәргә чат ябышты әти-әни. Бүген исә Риана, Раяна, Амелия, Эвелина, Раяз, Эмильләр “мода”да. Шулай дибез, чөнки балага исем кушканда исемнең мәгънәсе турында уйлап та тормыйлар. Районның бала тудыру бүлегендә эшләп, лаеклы ялга чыккан Рәзинә апаның: “Баласын табалар, исемен таба белмиләр”, – дип әйткәне искә төште. Чыннан да, “бала-чагага ярамаган тагы” дип кушылган исемнәр диярсең! Радмир, Рамзан, Виолетта исемнәрен татарлар үз баласына ни дип куша?! Русларның, туганнары белән ачуланышып, Мәрьям, Муса дип кушканнарын берәрегезнең ишеткәне бармы? Интернет челтәрендә узган атнада бер әнинең баласына Шарифель исеме кушканы турында язып чыктылар. Әллә кайда түгел, Яр Чаллы шәһәрендә кушылды әлеге исем. “Шарифель” дип интернеттан эзләгәндә бары ике генә исем чыга: берсе – 1902 елда кулак дип танылган Шарифель Касыймова, икенчесе – 1912 елда туган Шарифель Әхмәрова. Әйтергә җайсыз, уңайсыз исемнәр булса да, әниләр хәзер, бер-берсен уздырам, дип әллә нинди ят исемнәр эзли. Ангелина, Диана, Лиана исемнәре дә еш яңгырый башлады. Ләкин шунысы куандыра: яшьләр минем баланың исеме башкалардан аерылып торсын дип, элеккеге исемнәрне дә “сандык төбеннән” актарып ала башлады. 
Соңгы елларда балаларга матур татар исемнәре куела башлавы сөенечле хәл. Нәниләргә Ибраһим, Искәндәр, Госман, Раушан, Әминә, Зөләйха, Зәйтүнә, Зәйнәп, Диләфрүз, Хәлим дип эндәшкән әти-әниләрне дә еш очратабыз. Ләкин халкының үткәнен белмәгән, культурасыз, мәгънәсез кешеләр дә очрап тора тормышта. Чәчтарашханәләрнең берсендә бер әнинең малаена, ягымлы итеп, “Ибраһим улым” дип дәшкәнен ишеткәч, бер кыз борынын җыерып: “Фуууу, нинди карт исем куйдың малаеңа?” – дип әйтеп салды. Шаккатырсың! Үзеңнең наданлыгыңны, бәлкем, күрсәтергә дә кирәк булмагандыр. Ибраһимның пәйгамбәр исеме икәнен белгән булса, андый сүзне әйтмәгән дә булыр иде, бәлки. 
Районның гражданлык хәле актларын теркәү бүлегеннән алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, 2016 елда әти-әниләр сабыйларына иң күбе Әмир, Данис, Ислам, Тимур, Алмаз, Данияр, Самат, Раян, Әминә, Язилә, Амелия, Динә, Ралина, Самира, Ясминә исемнәрен биргән. Әлеге исемнәр һәр дүртенче балада очрый! Йосыф, Хәйдәр, Саян, Хәким, Ирхан, Илһан, Морат, Рамзан, Динияр, Эльзана, Хәлимә, Сафия, Рамина, Мия, Иркә, Жизель иң сирәк исемнәр буларак теркәлгән. Бу исемнәр берешәр генә. Балалар бакчаларында килеп чыккан буталчык хәлгә үзем үк шаһит булдым. Тәрбияченең: “Әмир, әниең килде!” – дигәч, берьюлы биш бала ишеккә таба йөгерде. Хәзер бакчаларда да, мәктәпләрдә дә балага фамилия белән эндәшә башладылар. Чөнки Исламның, Язиләнең кайсысы икәнен аңлатып торганчы, фамилия белән чакыру җайлырак. 
Бүгенге көндә әти-әниләр яңа туган балаларына үзләре теләгән исемне кушарга хокуклы, ЗАГС хезмәткәрләре аларның теләгенә каршы килә алмый. Зәкия, Фоат, Галия, Тәлгать, Биктимер, Газиз, Бәхтияр, Мөхәммәт, Хәниф дигән исемнәр бер генә балага да бирелмәгән. Бергә укыган иптәшемнең баласына Милана исемен куйганын ишеткәч, каенанасы бик борчылган иде: “Көтеп алган бәләкәчкә тоттылар да әллә нинди тузга язмаган исем куйдылар! Кеше ышанмас, чеп-чи татар баласына Милана дип дәш инде! Урамга чыгарга оялырсың, билләһи!” – дип сөйләп торды. Әлбәттә, һәр әти-әни газиз баласына нинди исем кушасын үзе хәл итә. Ләкин шуны истә тотарга кирәк: исем – кешегә гомерлек тамга, ул мәгънәле, затлы, милли булырга тиеш. Ата-ана баланың исән-имин,бәхетле, итагатьле, тәүфыйклы һәм озын гомерле булуын тели. Бу изге теләкләр балага биргән исемнәрдә дә чагылыш табарга тиеш. Поликлиникада чиратта торганда бер кыз, корсагын сыпырып, “Минем Равилинам” дип утырды. Колакка ишетелмәгән әлеге ят исем нинди мәгънә белдерә дип сорадым, кызыксынуымны тыя алмыйча. “Мин каян белим. Главный – матур яңгырый!” – диде булачак әни. Менә сиңа мә! Мәгънәсен белмичә, сабыйга исем кушу дөресме инде? 
Күз алдыгызга гына китерегез, олыгайгач, оныклары 
әбиләренә Анжелика әби, Родион бабай дип эндәшсә, матур булырмы? Яңгырашы колакны кисмәсен иде. Балага исем кушуга җитдирәк карыйсы, элеккеге матур, мәгънәле исемнәрне кайтарасы иде. Дельфин, Лимуза дип яңгыраган юморлы, провакацион исемнәрдән дә котылырга кирәк. Тагын шунысы бар: татарча матур яңгыраган исемнәр русча бөтенләй әллә ничек ишетелә. Ләйләне русча Лайла, Лейля, Ляйла – тагын әллә ничекләр язып бетерәләр. Күп очракта әти-әни татарча да, русча да бер төрле языла торган исем эзли. Алга таба документларда хата китмәсен, бер хәрефтән буталчык китмәсен дип, махсус җайлы исем дә эзли кайберәүләр. Алар да хаклыдыр. Ләкин шунысы бәхәссез: исем ул кешенең киләчәген хәл итә. Исеменә күрә җисеме диярлек булсын, яңгырашы да, мәгънәсе дә матур исемнәр күбрәк кушылсын иде! 
Лилия Шәймиева. 
Фото – 
Интернеттан.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: