Мөслим-информ

Балаң булса, пенсия арта

Халыкта "Балалары булган өлкәннәрнең пенсияләре арта", дигән сүзләр йөри. Әлеге хәбәр күпләрдә кызыксыну уятты. Тулырак мәгълүмат алу өчен Пенсия фондының район бүлеге начальнигы Фәридә Ганиевага мөрәҗәгать иттек.

- Фәридә Урмановна, пенсионерлар зурдан кубып кирәкле документлар җыя башлады. Бөтен кешегә дә кагыламы бу арту?
- 2015 елга кадәр пенсиягә чыккан, балалары булган хатын-кызлар әлеге өстәмә средстволарга дәгьва итә ала.
- Бөтен кешенеке дә бер күләмдә артачакмы? Пенсиянең күпмегә артачагын тикшереп карау мөмкинме?
- Пенсия төрле кешенеке төрлечә арта. Күпмегә артасын да тикшереп карарга була. Моның өчен балаларның туу турындагы таныклыкларын, үзеңнең паспортыңны, пенсия иминиятләштерү таныклыгын (СНИЛС) теркәлү урыны буенча пенсия бүлегенә алып килергә һәм гариза тапшырырга кирәк.
- Пенсия нәрсәдән чыгып исәпләнәчәк? Аның артуында нәрсә мөһим роль уйный?
- Монда хезмәт хакы да, стаж да исәпкә алына. Закон нигезендә кешегә отышлы булган пенсия түләнә. Өр-яңадан пенсияне исәпләттергәннән соң, пенсия хәзергедән азрак килеп чыккан очракта, гаризаны кире алып, алдагы сумманы калдыруны сорарга да була.
- Кирәкле документларны быел тапшырмасаң, соңга каласың, дип тә ишеттек. Документларны кайчанга кадәр кабул итәләр?
- Документлар тапшыру вакыты чикләнмәгән. Пенсияне кабаттан кайчан исәпләттерсәң дә була. Яңача исәпләнгән пенсия акчасы документларны тапшырган айның алдагы аеннан түләнә башлый.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: