Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Балаң ботка ашыймы?

Мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында балаларның туклануы көнүзәк мәсьәлә булып тора. Никтер иртәнге ашны сабыйлар да, укучылар да үз итеп бетерми. Югыйсә, организмга кирәкле углеводлар нәкъ менә шушы ботка белән керә! Файдалы да, туклыклы да булган ботканы балалар нигә яратмый?

– Тәрбия, иң беренче чиратта, гаиләдән башланырга тиештер. Иртәнге ашның файдасы, коры-сарының зыяны турында бары тик әти-әни генә үтемле итеп аңлата ала! Кайбер әниләр баласының сәламәтлеге өчен җанын бирергә әзер. Нарасыена ике-өч кашык ботка каптыру өчен әллә нинди хәйләләр уйлап таба андыйлар. Иртәнге аш бик мөһим булуын онытмагыз, – ди район мәгариф идарәсенең өлкән белгече Лилия Биккинина. 
Район үзәгендәге “Кояшкай” балалар бакчасында туклану мәсьәләсенә бик җитди карауларын күреп кайттык. Кухня хезмәткәрләре ризыкны бердәм меню нигезендә әзерли. Балалар яшелчә салатларын, беренче һәм икенче ашларны да бик яратып ашый. Без бакчага кергәндә сабыйлар омлет ашап утыра иде. Иң кечкенәләр төркемендә тәлинкә төбендә әз-мәз ризык калса да, зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемнәрендә балалар тәлинкәне бик тиз ялтыратып куйдылар! 
– Бер ризыкны берничә кеше пешергәндә дә, ул бер төрле тәмдә була алмый бит. Бакчабызда “тәмле куллы” пешекчеләр генә эшли. Балаларыбыз ризыкка талымсыз, һәр төрле ризыкны яратып ашыйлар. Төшке аш алдыннан, гадәттә, саф һавада йөреп кергән генә булабыз. Аппетитлары ачылып, тиз арада ашап та бетерәләр. Бөтен кирәкле микроэлементлар, витаминнар белән баетылган ризыкларны ашаган бала сәламәт була, – ди “Кояшкай” балалар бакчасы тәрбиячесе Индира Хәбирова. 
Гимназиягә төшке аш вакытына бардык. Дүшәмбе көнне балалар акмай салынган карабодай боткасы белән тавык кәтлите, кәбестә салаты ашады. Без укыган вакытлардагы шау-шу юк икән хәзер мәктәпләрдә! Дәрес бетәргә 10-15 минут кала класстагы дежур укучылар “табын” әзерләп куя. Тәнәфескә кыңгырау шалтырау белән укучылар ашханәгә төшеп җитә. Этеш-төртеш, шау-шу юк. Иртәнге ботканы ашамаганнар төшке ашны бик ару “җилдертте”. Гимназия буфетыннан камыр эшләнмәләре сатып алучылар да бар икән. Андыйлар тәлинкәдәге салатны бер яктан икенче якка күчергәләп утырды да, кәтлитнең бер читен генә тешләп, баллы чәйне соңгы тамчысына кадәр эчеп бетереп, савытларны юу-җыештыру тәрәзәсенә тапшырды. 
– Укучылар арасында төрлесе бар: салган ризыкның бөртеген дә калдырмыйча ашап бетерүчеләр дә, бөтенләй кагылмаганнары да. Тавык кәтлитен бик яраталар. Балык кәтлитенә ушлары китми. Токмачлы ашларны, токмач белән подливканы яратып ашыйлар, – ди гимназия ашханәсе пешекчесе Луиза Җиһаншина. 
Балаларыбызның сәламәтлеге – беренче урында. Сер түгел, мәктәпләрдә белем бирү системасы бик катлаулы, бала организмы зур йөкләнешкә дучар була. Моны табиблар да раслый. Мәктәптә кайнар ризык ашамаган балаларның өлгереше түбән булуын, тиз аруларын, еш чирләүләрен искәртә белгечләр. Кондитер эшләнмәләре, чипсы, сохарилар, баллы-газлы сулар беркайчан да кайнар ризыкны алыштыра алмаячак. 
– Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә һәм мәктәпләрдә туклану нормалары санитар-эпидемиологларның таләпләреннән чыгып билгеләнә. Пешекче үз теләге белән генә бүген аш, иртәгә кәтлит пешерә алмый. Барысы да алдан расланган меню буенча әзерләнә. Бакчаларда сабыйлар дүрт мәртәбә туклана – иртәнге аш, икенче иртәнге аш (кефир, печенье яисә вафли белән кисель), төшке аш, кичке аш. Ашау – хөкүмәт исәбеннән, әти-әни аның 30 процентын гына түли. Район мәктәпләрендә укучылар көнгә ике тапкыр кайнар ризык ашый. Ашау өчен айлык түләү – 500 сум. Бу – зур акча, димәс идем. Ләкин кайбер әти-әниләр “балам ботка ашамый” яисә “ризык тәмсез” дип зарлана. Мәктәп ашханәләрендә әзерләнгән ризык кафе-рестораннардагыча була алмыйдыр инде ул. Монда бит бөтен төр ризык санитар-эпидемиологик кагыйдәләрдән чыгып әзерләнә. Швед өстәле дә кертергә булыр иде. Бу очракта түләү тагын да артачак, – ди район мәгариф идарәсе җитәкчесе Рафаэль Демидов. 
– Бик сирәк бала гына иртән ашыйдыр ул. Ялларда, бәйрәмнәрдә улымны ашата алмый интегеп бетәм, һаман шул телефоннары, компьютерлары “туендыра” үзләрен. Мәктәптә иптәшләренә ияреп ашаганын беләм. Шуның өчен мин мәктәптә ашатудан бик канәгать, – ди Мөслимнән Әминә Сәлахова. 
Мәктәп ашханәләрендә туклану мәҗбүри таләп итеп куелмый. Шуңадырмы, кайбер балалар мәктәптә бөтенләй ашамый икән. Тик әти-әниләр балаларының теләгенә карап кына ризалашырга ашыкмасыннар иде. Баланың кәефе дә, сәламәтлеге дә ашауга бәйле, ләбаса! 
Лилия Шәймиева. 
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев