Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бала белән шөгыльләнергә, китап укырга, уйнарга кирәк

Вәрәшбаш авылында яшәүче Хәсәновлар бала тәрбияләүдә ата-ана роленә, хезмәт белән тәрбияләүгә зур әһәмият бирә. Һәрхәлдә, социаль челтәрләрдә күзәтеп барган яңалыклар һәм видеоязмаларны караганнан соң, шундый фикер туа. 

– Миләүшә ханым, кызыгыз Асылъяр интернет героена әйләнеп бара. Аңа ничә яшь? Нинди бала ул? Бәләкәйдән нинди шөгыльләр яратты?
– Асылъярга сентябрьдә 7 яшь тула. Алла боерса, быел мәктәпкә бара. Ул – ике абыйсына яраткан сеңел, ә безнең зарыгып көтеп алган кызыбыз. Кечкенәдән бик кызыксынучан булды, сорау арты сорау бирергә, кирәк җиргә дә, кирәкмәгәнгә дә кысылырга ярата. Кечкенә булса да, бүгенге көн белән генә яшәми. Аның һәрвакыт “планы” корылган. 
Асылъяр утырып тора башлаганнан бирле минем белән аш бүлмәсендә кайнаша, камыр тотсам – аның да кулында камыр булды, яшелчә турасам – ул да шуны кабатлады. Укытучы булгач, дәресләргә күбрәк өйдә әзерләнәм. Кәгазь кисү, энә белән тегү, җилем белән ябыштыруның барысын да Асылъяр арттан кабатлап барды. Ул ясаган рәсемнәргә беткән битләр, буяулар, карандаш-фломастерларның чик-чамасы юк. Идән паласларына түксә дә, сүз әйтмим – шөгыльләнсен генә. Пластилин белән әвәләү безнең гаиләнең чире дисәк тә була. Анысы да паласка төшә, ябыша. “Уф” дип куясың да, үтә. Асылъяр мал-туарга кагылышлы сораулар белән әтисен аптырата. 
– Асылъярның кечкенәдән республика газета-журналлары үткәргән төрле конкурсларда катнашуын күреп торабыз. Монда әнинең дә ярдәме юк түгелдер. Баланың үзендә кызыксыну уята аласызмы, әллә мәҗбүриләү дигәне дә бармы?
– Конкурс дигәннән, минем туганнар: “Миләүшәләр хөкүмәт хисабына яши, аларга гәҗиткә язылган өчен дә бүләк бирәләр. Югыйсә, без дә язылабыз, безгә бирүче юк”, – дип көләләр. Чыннан да, мин конкурсларга катнашырга яратам, җиңгән чаклар да бар. Балалар белән дә катнашабыз, чөнки миңа кайткан бүләкләрне күрәләр дә кызыгалар. Асылъяр балалар бакчасына йөргәндә үк конкурсларда күп катнашты. Һәрвакыт җиңеп тә булмый, баланың күңеле төшмәсен өчен, үзебез булса да бүләк алып бирәбез. Баланы бернәрсәгә дә мәҗбүриләмибез, теләми икән, юк инде. Кайчагында җайларга-майларга туры килә килүен. 
– Ниндирәк зур җиңүләрегез бар?
– Алар шактый инде. “Көмеш кыңгырау” уздырган рәсем, кул эшләре конкурсларында бик күп тапкырлар җиңдек. Ә менә фотоконкурслар безнеке түгел, без анда җитәрлек тавыш җыя алмыйбыз, безгә иҗади бәйгеләр туры килә. Бу җәйдә, Рамазан аена багышлап, Мөслим мөхтәсибәте уздырган иҗади бәйгедә катнашып, җиңүче булдык. Безгә “Пәйгамбәрләр тарихы” дигән китаплар бүләк иттеләр. 
– Бу җәйдә кызыгыз дару үләннәрен өйрәнә башлады. Кем үткәрә әлеге конкурсны? 
– “Асылъяр дару үләннәрен өйрәнә” дигән идея үземнең башка килде. Ихатабызда үскән үләннәр турында мәгълүмат туплау турында күптән хыяллана идем. Әле ул вакытта үләннәр күп тә түгел иде, ә соңгы елларда әллә нинди ятлары да күренә башлады. Мин моны урман, кыр кошларының авылларга якынлашуыннан күрәм. Дару үләннәре белән үзем дә кечкенәдән шөгыльләндем. Кызыбыз да барлык үләннәрнең исемнәрен, файдалы үзлекләрен белергә тиеш, дигән фикер туды. Өйрәнә, кызыксына, сорый, ә мин моңа шат кына. Үсемлекләр турында китаптан укыйбыз да (ә андый китаплар бездә дистәдән артык), аннан видео итеп төшерәбез. Ул видеоларны “Көмеш кыңгырау”га яңалык буларак тәкъдим иткән идем, алар шатланды гына – бик теләп, көн саен берне куеп баралар.
– Бергәләп ризык та әзерлисез бит әле. Әлеге видеоларны төшерү катлаулымы? Кайбер балалар капризлана, киреләнә дә бит ул.
– Өч балабыз да кечкенәдән камыр әвәләп үсте. Мин он коелудан да, баланың киеме пычранудан да курыкмадым, кисәге белән камыр тоттырдым. Эш белеп үсү баланың үзенә кирәк. Айвазыбыз 15 яшендә шәһәргә чыгып китте, коймакка кадәр үзе  пешереп ашады. Асылъяр да инде кул арасына керә башлады. Башта карап тора, аннан, булдыра алганча, миңа булыша. “Әни, мин дә синең кебек тәмле итеп пешерергә өйрәнә алырмынмы? Сине кем өйрәтте?” – дип аптырата. Мине ашарга пешерергә беркем дә өйрәтмәде, әнидән карап торып, газета-журналлардагы, китаплардагы аш-су рецептларын укып өйрәндем. Соңгы араларда пешергән ризыкларны видеога төшерә башладык, Асылъяр да “остарып бетте”, төшерер кеше тапсак, бигрәк тә яхшы, икебез генә булганда алмашлап төшерәбез. Ни сөйләргә икәнен үзе белеп тора, чөнки ризык әзерләүне беренче тапкыр гына күрми бит.
– Көндәлек эшләрне, конкурсларны интернет челтәренә элү блогер булу теләгеннән дә түгелме? Әлеге шөгыльләр вакытны алмыймы?
– “Син әллә блогермы?” дигән сорауны миңа күп бирәләр. Аңлавымча, блогер – үзе белән булган хәлләрне даими видеога төшереп, интернет челтәрләренә элүче һәм шуның белән акча эшләүче. Без Асылъяр белән “штаттан тыш блогерлар” булып чыгабыз инде. Хактан да, минем электрон почтага “Вам платят за просмотр видео” дигән хатлар даими килеп тора, ләкин мин аларны ачмыйм. Безгә болай да кызык. Без блогерлар түгел, бары тик видео төшерергә яратучылар гына. Сүз дә юк, видеога төшерү вакыт сорый. Тиз-тиз генә әзерлисе ризыкның һәр этабын төшереп барырга, аннары, монтажлап, интернет челтәренә эләргә кирәк. Эш аның белән генә бетми, күпләп кош-кортын да, сыерын, сарыгын, куянын да асрыйбыз. Һәрберсен ашатырга, тәрбияләргә кирәк. Аларын да гаилә белән бергә эшлибез, һәркемнең эше билгеле, әйтеп торасы да юк. Вакытны дөрес бүлә белсәң, барысына да өлгереп була. 
– Подписчикларыгыз күпме, комментарийларга ниләр язалар?
– Подписчикларыбыз күп дип тә, аз дип тә әйтмәс идек. Кызыксынганнар видеоларны, куйган яңалыкларны тулысы белән карыйлар, “лайк”лар куялар, мактаучылар да бар. Хәтта, урамда очрап, “Эшең юктыр инде, теләсә ни куясың”, диючеләр дә табыла. Хәтер калган чаклар да, көлеп кенә уздырган вакытлар да бар инде. Бер елны берәү бер хикәям өчен, урам тутырып, “Дөрес язмагансың!” – дип кычкырган иде. Шуннан соң бер ел кулга каләм ала алмадым. 
– Гомумән, бу шөгыль-мавыгуларның тәрбияви әһәмиятен, файдасын ниләрдә күрәсез? Яшь әниләргә нинди киңәшләрегез, тәкъдимнәрегез бар?
– Баланы тудыргансың икән, син аны тәрбияләргә тиеш. Тәрбияле бала күрәсең килә икән, башта үзеңнән башларга кирәк. Бала-чага губка кебек бит ул, синең һәр хәрәкәтеңне сеңдереп бара. Әле беркөнне кибеттә йөрибез. Әтисе: “Кызым, маскаңны ки”, – ди. Ә Асылъяр: “Әни капламаган бит!” – ди. Үземә дә кыен булып китте. Димәк, бала күп әйберне кем янында күбрәк була, шуннан кабатлый. Шуңа күрә яхшы гамәлләрне күбрәк эшләргә кирәк. 
Бүгенге көндә бала тәрбияләү көннән-көн катлаулана бара. Замана чире – телефон, планшет, компьютерга бәйлелек һәркемнең психикасын җимерә, шул исәптән балаларныкын да. Күп кенә әти-әниләр: “Тик утыра, еламый бит”, – дип, бишектәге сабыйларына да телефон тоттырып куя. Бу дөрес түгел, бала белән шөгыльләнергә, китаплар карарга, уйнарга кирәк. Һичьюгы, үзең эшләгәндә аның “кысылуына” комачауламаска кирәк. Мәктәпкә укырга килгән балалар кайчы тота, кәгазь бөкли белмиләр, энәдән куркалар, чөнки 7 яшенә кадәр андый әйберләрне күргәне булмаган. Әле ярый балалар бакчасы бар, анда бик яхшы өйрәтәләр. Ләкин теләмәгәннәрен мәҗбүр итәргә ярамый дигән җире дә бар, тәрбияче “утыр”, “эшлә” дисә, башың кәтер китәргә мөмкин. 
Моннан унбиш еллар элек дус кызым баласы белән кунакка килде. Гадәттәгечә, улым пластилиннан сыннар ясап утыра инде. Дустымның баласына: “Бар, син дә уйна!” – дидем. Ә ул әнисе янына килде дә: “Әни, нәрсә ул?” – дип сорый. Мин, аптырап: “Әллә балаңа пластилин алганың юк?” – дидем. “Юк, уйнамый ул аның белән”, – дип җаваплады дустым. Булмагач, ничек уйнасын инде?!
Әниләргә әйтер сүзем шул: балаларыгызның акыллы, тәрбияле булуын теләсәгез, үзегездән калдырмагыз, бөтен эшне дә бергә башкарыгыз. Энә тотсагыз – энә бирегез, идән юсагыз – чүпрәк тоттырыгыз, кар көрәсәгез – балага да көрәк сатып алыгыз! Кишердән – кишер, писердән писер туа диләр, үзегезне кишер урынына куймагыз.
Әлфинур Ногманова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев