Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бала бакчада акча эшли?!

Районда  27 балалар бакчасы һәм Метрәй, Мәлләтамак авылларында мәктәпкәчә төркемнәр эшли, аларда 1085 сабый тәрбияләнә.

Районда  27 балалар бакчасы һәм Метрәй, Мәлләтамак авылларында мәктәпкәчә төркемнәр эшли, аларда 1085 сабый тәрбияләнә. Бу – шул сандагы балалар өчен компенсация алырга була, дигән сүз. Моның өчен әти-әниләргә кирәкле документларны тапшырырга, ялкауланып ятмаска гына кирәк.

 

Баланы бакчага йөртү арзан түгел. Ләкин балалар бакчасына йөргән өчен түләнгән сумманың күпмедер өлешен кире кайтарып булуын әти- әниләрнең күбесе һаман белеп бетерми икән әле. Район мәгариф бүлеге методисты Илфат Ибраһимов һәм республика матди ярдәм үзәгенең Мөслим районындагы 30 нчы санлы бүлекчә җитәкчесе Нурсибә Мингалимова, балалар бакчаларында әти-әниләр белән очрашып, әлеге компенсацияләрне алу өчен документлар тапшыру тәртибен аңлаттылар. Нурсибә Мингалимова әйтүенчә, бүген балалар бакчаларына йөрүче нәниләрнең нибары 50 проценты өчен генә компенсация кайтарыла.

 – Балалар бакчаларына йөрүче сабыйлары күбрәк булган саен әти-әниләргә түләү азрак, компенсация күләме дә күбрәк килеп чыга. Бакчага уртача түләү күләменнән беренче бала өчен – 20 процент, икенче балага – 50, өченче һәм аннан да күбрәк бала үстерүчеләргә түләгән суммагызның 70 проценты кире кайтарыла. Әлеге компенсация керемнәргә бәйсез рәвештә, бөтен кешегә дә түләнә, – ди Нурсибә Габбасовна.

Моннан тыш, бер гаилә әгъзасына туры килгән керем күләме 20 мең сумнан азрак булган гаиләләр өстәмә компенсацияләргә хокуклы. Керем азрак булган саен компенсацион түләүләр дә күбрәк була.

 

Район Башкарма комитеты җитәкчесенең 404 санлы карары (27.09.2013 ел) нигезендә 2014 нче елның 1 гыйнварыннан халыкның аз керемле өлеше өстәмә компенсация ала башлады. Әлеге компенсация гаиләнең кеременә бәйле. Гаилә кереме бер җан башына 20 мең сумнан артып китсә, бу тәүләүне берничек тә алып булмаячак. Моннан тыш әлеге түләүне алу өчен әти-әнинең икесенең дә эш урыннары булу шарт. Өстәмә түләнәчәк әлеге сумманы калькуляторда һәркем үзе дә исәпләп чыгара ала: балалар бакчасы өчен түләү гаилә кеременә һәм баланың гаиләдә ничәнче бала булуына бәйле билгеләнгән процент күләменә тапкырлана.

Заман белән бергә атлыйбыз. Интернетсыз тормышны күз алдына да китереп булмый. Социаль яклау бүлегенә компенсация алыр өчен документлар бары тик электрон вариантта гына кабул ителә башлады. Әлеге яңалык әти-әниләрнең күбесе өчен көтелмәгән булса да, әкренләп өйрәнеп киләләр. Портал аша документлар тутырып тапшыруның бернинди кыенлыгы да юк. Язылган күрсәтмәләр буенча гына эшлисе. Интернет аша документларны җибәрү өчен Татарстанның дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү порталында теркәлү узарга кирәк. Теркәлгәннән соң “Шәхси кабинет”ка керергә кирәк. Кайберәүләр бу юлда туктап калалар. Мәгълүматларны дөрес тутырмаганда гына авырлыклар килеп чыгарга мөмкин. Алай да эшләп булмаса, күпфункцияле үзәккә мөрәҗәгать итәргә була. Бер тапкыр да теркәлү узып карамаганнарга Нурсибә Габбасовна да ярдәм итәчәк, – ди Илфат Ибраһимов.

Үзегезгә тиешле компенсация күләмен Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталындагы “Балалар бакчалары” битендә белергә була. Күпме акчагызның кире кайтасын белергә теләсәгез, балалар бакчасы өчен әти-әниләр түли торган уртача бәяне тиешле процентка тапкырларга кирәк. Уртача бәя дәүләт тарафыннан билгеләнгән. 3 яшьтән 7 яшькә кадәр балалар тәрбияләнүче 10,5 сәгать эшләүче төркем өчен быел ул 1572 сумны тәшкил итә. Ә менә процент дигәндә гаиләдәге бакчага йөрүче балалар саны исәпкә алына. Балалар бакчасына беренче сабыегызны озаткансыз икән, компенсация 20 процент күләмендә булачак. Икенче балага – 50, өченче һәм аннан соңгы балаларга 70 процент ташлама каралган. Шушы формула белән исәпләгәндә, беренче бала өчен – 314 сум 40 тиен, икенче бала өчен – 786 сум, өченче бала өчен 1100 сум 40 тиен компенсация түләнәчәк. Бу төп компенсация булды. Өстәмә түләүне дә алыр өчен гаиләнең кереме 20 меңнән артмаска кирәклеген тагын бер мәртәбә искәртәбез.

– Өстәмә компенсация, гариза тапшырган айдан башлап, алты ай дәвамында түләнә. Документлар алты ай саен яңартылып торырга тиеш. Төп компенсация өчен бер тапкыр гариза бирү дә җитә,– ди Нурсибә Мингалимова.

 

 

Күпбалалы гаиләләр һәм әти-әниләрнең берсе беренче яки икенче төркем инвалид булганнар ташламага ия. Балаларын бакчага йөрткән өчен алар тиешле түләүне 50 процентын гына башкара һәм шулай ук компенсациягә дә хокуклы. Инвалид, ятим балалар бакчага бушлай йөри.

 

 

Балалар бакчасына беренче сабыегызны озаткансыз икән, компенсация 20 процент күләмендә булачак. Икенче балага – 50, өченче һәм аннан соңгы балаларга 70 процент ташлама каралган. Шушы формула белән исәпләгәндә, беренче бала өчен – 314 сум 40 тиен, икенче бала өчен – 786 сум, өченче бала өчен 1100 сум 40 тиен компенсация түләнәчәк.

Лилия Шәймиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев