Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бала акчасын алдыгызмы әле?

Пенсия бүлегенә балалар өчен түләү сорап мөрәҗәгать итмәгән гаиләләрнең гариза тапшыру өчен вакыты бик аз калды. 30 сентябрь – гариза тапшыруның соңгы көне. 

Гаризаны дәүләт хезмәтләре порталы аша, шулай ук күпфункцияле үзәктә яисә клиентларны кабул итү хезмәтендә (кабул итү – алдан язылу буенча) тапшырырга була. 
– Исегезгә төшерәбез: балалары 2017нче елның 1 апреленнән 2020нче елның 30 июненә кадәр туган гаиләләр 2020 елның апрель, май, июнь айлары өчен һәр балага 5 мең сум күләмендә ай саен бирелүче түләү алырга хокуклы; балалары 3 яшьтән 16 яшькә кадәр булган гаиләләр һәр балага 10 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелүче түләү алырга хокуклы. Балага 16 яшь – 2020нче елның 11 маеннан да иртәрәк, 3 яшь 2020нче елның 30 сентябреннән дә соңрак тулмаган булырга тиеш, – ди Мөслим районында клиентларны кабул итү хезмәте җитәкчесе Фәридә Ганиева. 
Июль ае өчен 10 мең сум күләмендәге өстәмә түләү 2004нче елның 11 маеннан 2020нче елның 30 июненә кадәрге чорда туган балалар өчен түләнә, ди хезмәт белгечләре. Бу түләүне алу өчен беркая да мөрәҗәгать итәргә кирәкми. Пенсия бүлеге аны 5 мең сум һәм 10 мең сум түләү бирү турындагы карарлар нигезендә гаризасыз рәсмиләштерә. Мондый түләүләрне алырга хокуклы ата-аналар гаризаларын 1 октябрьгә кадәр тапшырып бетерергә тиеш. 

 

Мөнирә Арсланова.

Фото - Pixabay.com

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев