Мөслим-информ

"Бакый бул, Баек" исемле китап дөнья күрде

Кулымда - "Бакый бул, Баек" дип аталган китап, дип башлана ТР Язучылар берлеге әгъзасы Илүсә Нәбиуллина газетабызга юллаган хатында.

...Авылым тарихы язылган анда. Матур җырлары, бер генә кешене дә битараф калдырмый торган шигырьләре белән танылган шагыйрә Шәмсия Җиһангировасы, генерал-лейтенант Дәүфит Хәмәдишины, Татарстанның атказанган артисты, җырчы Габидулла Хөрмәтуллины, полковник Нургали Шәйхиевы, Минзәлә шәһәре һәм районының хакимият башлыгы булып эшләгән, хәзер "Татспиртпром" ачык акционерлык җәмгыятенең генераль директор урынбасары Рәсим Садыйковы булган авыл ул Баек. Дистәләгән мәдәният, мәгариф хезмәткәрләре, табиблары, җырчылары, игенчеләре булган данлыклы авыл. Җырларга салынып, шул җырлар зур сәхнәләрдән яңгыраган матур авыл. Башкортстан белән чиктәш, "бармаем", кайтмаем" дип сөйләшә торган, киң күңелле, юмарт кешеләре, чибәр кызлары, гаярь егетләре булган авыл.

"Бакый бул, Баек" китабының автор-төзүчесе, мөхәррире - Шәмсия Җиһангирова. Техник мөхәррир, макетчы-дизайнер Фәйзрахман Камалов. Китап Дәүфит Хәмәдишин, Рөстәм Мәһдиев, Руслан Хәмәдишинның матди ярдәме белән нәшер ителгән. 1000 тираж белән чыккан. Китапка Дәүфит Хәмәдишин, Мөслим муниципаль районы башлыгы Рамил Муллин һәм китап авторы Шәмсия Җиһангирова кереш сүз язганнар. Китап зур. Биш йөз кырык ике битлек. Эченә: "Авыл тарихы", "Чишмәләр", "Елгалар", "Урман-таулар", "Дини сәхифәләр", "Мәктәп, мөгаллимнәр", "Колхозлашу еллары", "Репрессия корбаннары", "Бөек Ватан сугышына китүчеләр", "Исән кайтучылар", "Һәлак булганнар", "Гыйбрәтле язмышлар", дигән бүлекләр кертеп, автор туган авылыбызның башланып киткән беренче көннәреннән алып, бүгенгесенә кадәр булган вакыйгаларны, авылның кешеләрен кертергә тырышкан. "Безнекеләр" дигән бүлегендә Баек авылында туып, исем-дан алган күренекле якташлар да бар. Авылдашларның барысы-барысы турында да кыскача гына мәгълүмат бирелгән. Исеме дә бик матур. Бакый бул, Баек! Тарихы бик борынгы елларга барып тоташкан авылым, әле тагын әллә ничә еллар, гасырлар яшәр дигән ныклы ышаныч белән әйтелгән.

Һәр кеше турында, аның эш-гамәлләре, бала-чагасы, туган-тумачалары турында зур гына аерым бер китап язарга булыр иде. Шул аерым язылган китапка гына аның биографиясен дә, эш-гамәлләрен дә, фотографияләрен дә кертеп бетергә мөмкиндер. Ә бер китапка... Бер китапка бөтен нәрсәне, бигрәк тә бер авыл тарихын бернәрсәне дә калдырмыйча, беркемне дә үпкәләтмичә кертеп бетерү мөмкин эш түгелдер. Башы унбишенче гасырларга ук барып тоташкан авылның тарихын биш йөз биткә генә сыйдырып булырлыкмыни?!

Берничә ай, ел йокысыз төннәрне, эскәк белән бөртекләп материал җыю өчен Казаннан Баекка кайтып йөрүләрне, җыйган, туплаган кадәр язмаларны бер тәртипкә китереп, баш күтәрмичә язуларны, матур булсын инде дия-дия макетка куюларны һәм башка тавык чүпләп бетерә алмаслык вак-төяк эшләрне, ахыр килеп, гаилә бюджеты дип аталган, үз кесәсеннән акча чыгарып бирүләрне, дер калтырап китапның чыгуын, авылдашларының аны ничек кабул итүен көтүләрне мин язып тормыйм. Моның нәрсә икәнен китап язып караган кеше буларак мин дә белеп бетермим әле. Бөтен авырлыкны, нечкәлекне бары тик китап авторлары үзләре генә беләдер. Ярый хуш, ничек кенә булса да эш-мәшәкатьләр артта калган, ә бик матур, затлы, эчтәлекле китап, укучыларына, авылдашларга барып ирешкән.

Туй үпкәсез булмый, дигән шикелле, китап чыгару да үпкәсез генә булмый. Юбилеен уздырып йөргәндә танылган композитор Рәис абый Нәгыймов "Юбилейга илле кеше чакырсаң, илле беренчесе, йөз кеше чакырсаң йөз дә беренчесе барыбер үпкәләп кала инде ул", дигән иде. Чыннан да бер китапка, ул хәта биш йөз, җиде йөз битлек булса да, бер авылның тарихын, кешеләрен язып бетереп булмый. Бу хакта китапның авторы алдан ук күрәзәчелек итеп тә куйган: "Бу китапны төрле шөгыль-һөнәр ияләре, тарихчылар, чит җирләрдә һәм туган туфракта гомер итүче авылдашлар кулына алыр. Үпкәләүче, без язганнар белән килешмәүче ризасызлар да табылыр. Алдан ук гафу үтенәм. Минем өчен иң мөһиме - бу эшнең башланып китүе..." Китапның аннотациясендә дә кыска гына һәм үтемле җөмләләр бар. "Бу китап - Татарстан Республикасы Мөслим районының гаҗәеп гүзәл табигате, ачык йөзле, эшчән-хисчән халкы белән дан тоткан Баек авылы турында киң җәмәгатьчелеккә тәкдим ителүче беренче карлыгач. Уяну, яз хәбәрчесен сак кына кулларыбызга алып, һәр битен аны бик тиз арада дөняга күрсәтүгә өлеш керткәннәргә олы рәхмәт хисләре белән ачыйк, изге башлангычның дәвамлы булуын телик! Хәерле сәгатьтә! Бакый бул, Баек".

Максатым - китапның эчтәлеген язып чыгу түгел. Китап авторларына, аңа өлешен кертүчеләргә ихлас, чын йөрәктән чыккан рәхмәтләремне җиткерәсем килү иде. Аннан соң амәнәткә хыянәт итмәскә дә кирәк иде. Бер көнне бертуган апам Илһамия шалтыратты. "Үскәнем, безнең авыл турында язылган "Бакый бул, Баек" китабын китереп бирделәр. Беренче көнне карап чыгып, бераз гына укыдым да, шул бераздан да елап, ярсып беттем. Кан басымым күтәрелде. Сиңа да шалтырата алмадым. Инде тынычланып, китапны өр-яңадан, башыннан ук укып чыктым. Бигрәк матур язылган. Китап үзе дә матур эшләнгән. Мәглъматлары күп. Шәмсиянең һәр шигыре үзе бер дөнья, үзе бер китап. Китапка кергән һәр шигырен әллә ничә кат укыдым. Укыган саен еладым. Зинһар өчен, Шәмсиягә шалтыратып, минем исемемнән дә бик зур рәхмәтемне җиткер әле?" - диде.

Шалтыраттым. Аны тотып буламыни! Шәмсия апа йә җыелышта, йә телевизон тапшыруда, йә эштә, йә радиода. Аның белән сөйләшә, үземнең рәхмәтемне дә, апаның рәхмәтен дә җиткерә алмадым. Ә апага "ярар" дип өстемә нәзер алдым. Өстеңә нәзер алгач, аны үтәргә кирәк. Бераз уйлап утыргач, рәхмәт әйтү ысулын таптым - кулыма каләм алдым.

Әйе, һәркемгә үзенең туган авылы, туган нигезе газиз. Туган як ул, кая гына китсәң дә, төшләреңә кереп үзәкләреңне өзә. Адәм баласы, бәхет эзләп, әллә-кайларга чыгып китә дә, гомере буе шул туган авылын, нигезен, урман-кырларын, чишмә-суларын сагынып яши. Кая гына китсә дә, барыбер кешене туган авылы, туган нигезе үзенә чакырып кайтара. Әйе, кайтырлар авылдашлар. Кулларына китапны алырлар. Авылыбызның үткәне һәм бүгенгесе, авылдашлары белән горурлану хисе кичерерләр. Китап авторларына рәхмәтләрен укырлар. Кайта алмаганнар кулларына "Бакый бул, Баек" ны алгач, туган авылларына кайтып килгән кебек булырлар.

Рәхмәт сезгә, авылдашларым! Рәхмәт сезгә китапны чыгаручылар!

Гаиләләрегезгә иминлек, барыгызга да бәхет-сәгадәт, иҗади уңышлар телим.

Илүсә Нәбиуллина,

ТР язучылар берлеге әгъзасы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: