Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бакчаны яңа сезонга әзерлибез

Көзен бакчачылар өчен яңа сезонга әзерлек башлана. Үсемлекләр турында көздән кайгыртмасаң, киләсе елга бакча иртә үсентеләр һәм яхшы уңыш белән сөендермәячәк. Октябрь аендагы бакча эшләре белән Россия авыл хуҗалыгы үзәгенең Татарстан буенча филиалы җитәкчесе урынбасары Любовь Занина сөйли.

Беренче кырауларга кадәр агачларны корткычларга каршы эшкәртергә, виноградларны ябарга, агач-куаклар утыртырга кирәк. Агач-куакларга суны 10 октябрьгә кадәр сибәргә ярый. һәр агачка 3-4 чиләк су сибү файдалы.

Яңа сезонга әзерләү өчен туфракны зарарсызландырырга киңәш ителә. Моның өчен триходермин яки метаризин нигезендәге биологик препаратлар кулланыла. Аннан җирне казырга кирәк. Казыйсы килмәсә, препаратлар җир өстендә калмасын өчен тырмалап чыгарга да була.

Туфракны баету өчен, бигрәк тә киләсе елга бәрәңге, кишер, кәбестә утыртачагыгыз билгеле булса, органик ашламалар (тирес, фосфор-калий) кулланырга киңәш ителә. Әлеге ашламалар озак тарала, шуңа аларны көздән кертү файдалы.

Чәчәкләрне һәм өлгермәгән җимешләрне өзеп чыгарга кирәк. Үсентеләрне катлаулы һәм органик ашламалар белән тукландыру мөһим.

Агач кәүсәсендә кышлаучы корткычларны юк итү өчен агач-куакларны 3 процентлы тимер купоросы катнашмасы белән эшкәртергә кирәк. Бу эш агачлар яфрак койгач башкарыла. Әлеге катнашма агач кәүсәсендәге лишайдан котылырга да ярдәм итә. Коелган яфракларны җыеп (анда да инфекция һәм корткычлар булырга мөмкин), участоктан чыгарырга яки җиргә күмәргә кирәк. Чиста яфракларны компост яки күпьеллык үсентеләрне каплау өчен кулланырга була.

Агач төпләрен, фосфор ашламалары һәм тирес кертеп, казып чыгарга кирәк. Куак төпләрен, тамырларны җәрәхәтләмәс өчен, сәнәк белән казырга киңәш ителә.

Виноградны, 3 процентлы тимер купоросы катнашмасы белән эшкәртеп, каплыйбыз. Ботакларны траншеяга яткырабыз һәм өстенә утын чүбе җәябез. Моны кыраулар алдыннан гына эшлибез, башкача ул чери башларга мөмкин. Виноград өчен иң яхшы черемә – тирес. 1 кв.метр туфракка алтышар килограмм тирес кертергә кирәк.

Күпьеллык чәчәкләрне кыраулар алдыннан капларга киңәш ителә.

Петрушка, укроп, чөгендер һәм кишерне көздән чәчеп калдырырга була. Чәчкәндә орлыкны гадәттәгедән 2-2,5 тапкыр күбрәк алыгыз. Кыш суык булса һәм кар соң ятса, аларның күбесе шытым бирмәячәк. Май башында редистан уңыш алырга теләсәгез, аны (шулай ук петрушка белән укропны) көздән теплицага чәчеп калдырыгыз. Ноябрьдә, кар төшкәч, түтәлгә кар сибәргә кирәк булачак. Кар орлыкка туңарга мөмкинлек бирмәячәк һәм туфракны дым белән баетачак.

Кимерүчеләрдән һәм куяннардан саклау өчен агачларны төрергә кирәк. Яшь чия, алма, грушага зыян салу җиңелрәк. Агачларны төрү өчен шикәр комыннан яки бәрәңгедән бушаган капчыкларны, иске колготкиларны һ.б. файдаланырга була. Агачны, җирдән үк башлап, кәүсәне мөмкин кадәр биегрәк төрергә киңәш ителә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев