Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бакчага түләү артты

2021нче елның 1 гыйнварыннан балалар бакчаларына түләү артты. Баланы караган һәм тәрбияләгән өчен ата-аналар түләве 4 процентка күтәрелде.

Балалар бакчаларына түләү ел саен күтәрелә. Сум­ма әллә ни артык күп булма­са да, акчага мохтаҗ булган­нарга нык сизеләдер. Түләү уртача 125 сумга артты.

– Бакчага биш көн йөрүче 3 яшькә кадәрге балалар өчен айлык түләү 2967 сум­ны тәшкил итә. Өч яшьтән зурраклар 10,5 сәгатьлек го­муми үсеш төркемендә бул­ганда ата-аналар түләве 3252 сумга төшәчәк. Алты көнлек төркемнәргә йөрүче 3 яшькә кадәрге балалар өчен түләү – 3560 сум, 3-7 яшьлекләр өчен – 3900 сум. Кагыйдә буларак, күпбалалы гаиләләргә әлеге сумманың яртысын гына түли. Ата-аналар түләве арту бала­лар бакчаларының эшчәнлеген финанслауга да, туклану мәсьәләләренә дә бәйле, – ди район мәгариф идарәсе җитәкчесе Рафаэль Демидов.

Район үзәгендәге һәм авыл­лардагы ун балалар бакчасын быел азык-төлек продуктла­ры белән бер генә эшмәкәр тәэмин итәчәк. Ул – аукционда җиңү яулаган “Граф” җәмгыяте җитәкчесе Зәмирә Гыйльфано­ва. Җирлегебездә озак еллар эшләүче эшмәкәр сабыйларны ел дәвамында сыйфатлы ризык белән тәэмин итәр дип ышана бакча мөдирләре.

– Узган елларда бакчага продукцияне берничә эшмәкәр китерә иде. Төрле шәһәрләрдән китерелгән ризык сыйфа­ты белән дан булмады. Черек бәрәңге, шиңгән җиләк-җимеш тә туры килгәләде. Бәрәңге мал-туарга пешерә торганнан аерылмый иде, дияргә була. Анысын да көчкә җиткереп бар­дык. Быел иркен сулыш алдык. Яңа меню һәм сыйфатлы ри­зык белән әзерләнгән ризык ае­рылып тора – балалар иртәнге ашны да, төшке, кичке ризы­кларны да бик яратып ашый­лар. Зәмирә Гыйльфанованың продуктлары бик яхшы, алга таба да шулай булсын иде. Без бик канәгать, – ди район үзәгендәге “Кояшкай” балалар бакчасы мөдире Миләүшә Сол­танова.

Авыллардагы күп кенә балалар бакчалары мәктәп белән бер бинада урнаш­кан. Бер түбә астында бул­ган учреждениеләрдә бакчага йөрүчеләрне һәм мәктәп уку­чыларын азык-төлек продукт­лары белән тәэмин итү шәхси эшмәкәр Эльза Ибраһимовага йөкләнгән.

– Бакчага һәм мәктәпләргә бер генә поставщик билгеләнгәч, балаларны тукландыру мәсьәләсен, ризыкның сыйфатын контрольдә тоту уңайлырак бу­лачак. Бала дөрес тукланырга тиеш. Меню балаларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып төзелә. Кирәкле барлык микро­элементлар кергән кайнар аш­лар һәм перекуслар махсус кар­та буенча төзелә, – ди Рафаэль Демидов.

Мәгариф өлкәсенә кагыл­гач, тагын бер яңалыкка күз салыйк. 2021 елда балалар 1 класска яңа кагыйдәләр бу­енча кабул ителәчәк. Элек әти-әниләрдән гаризалар ка­бул итү 1 февральдән дә соңга калмыйча башланса, хәзер 1 апрельдә генә кабул ителә башлый. Гаризалар кабул итү 30 июньдә төгәлләнәчәк. Әгәр бала мәктәпкә беркетелгән участокта яшәмәсә, ата-ана­лар гаризаны 6 июльдән тап­шырырга тиеш булалар. Урын­нар калса, баланы мәктәпкә кабул итәләр. Юк икән, җирле мәгариф идарәсе ата-анага ба­ланы башка мәктәпкә урнашты­руда ярдәм итәргә тиеш.

Лилия Шәймиева.

Фото – "Мөслим-информ" архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X