Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бакчада эшләгәч, кулны ничек чистартырга?

"Республика Татарстан" газетасыннан бакчачыларга киңәшләр тәкъдим итә. Бакчачы Тамара Михайловна бакчада эшләгәннән соң кулларны ничек чистартырга, җиләк сабагын кисәргә ярыймы, кайнатмада витаминнар саклансын өчен нишләргә кирәклеге хакында сөйли. Орлык капларында кишер бик матур булып күренә: тип-тигез, шома, барысы да бер формада һәм бер зурлыкта. Ә ни өчен соң бакчада кечкенә,...

"Республика Татарстан" газетасыннан бакчачыларга киңәшләр тәкъдим итә. Бакчачы Тамара Михайловна бакчада эшләгәннән соң кулларны ничек чистартырга, җиләк сабагын кисәргә ярыймы, кайнатмада витаминнар саклансын өчен нишләргә кирәклеге хакында сөйли. Орлык капларында кишер бик матур булып күренә: тип-тигез, шома, барысы да бер формада һәм бер зурлыкта. Ә ни өчен соң бакчада кечкенә, кәкре, теләсә нинди формадагы кишер җыеп алабыз? Монда орлык җитештерүчеләрнең гаебе юк. Тамыразыклар башка сәбәпләр аркасында ямьсез формада үсә. Туфрак артык тыгыз, ташлы булганда, утыртыр алдыннан көл, известь, доломит кертелгән булса, яки хлорлы калий белән ашлау аркасында кишер тармакланып үсә. Әче туфрак - кишернең йөнтәс һәм ямьсез булуының тагын бер сәбәбе.Калий һәм зур дозада кальций кишер өчен тыелган. Кишернең тармакланып үсүенең тагын бер сәбәбе - түтәлгә янмаган тирес кертү. Күпме генә перчатка киеп эшләргә теләсәм дә, барыбер аны салып туфракта яланкул казынам. Башкача вак чүп үләннәрен утый алмыйм. Кулларны ничек матур итеп сакларга? Якынча 100 г. чамасы 3 процентлы водород перекисе алырга (һәр даруханәдә сатыла), шуңа 10-20 г нашатырь спирты өстәргә һәм теләсә-нинди савыт-саба юа торган сыеклык алырга. Барысын бергә болгатырга һәм кулларны шушы эремәгә тыгып торырга кирәк. Берничә минуттан барлык каралган, яргаланган урыннар агарачак. Соңыннан кулларны сабын белән юып, тукландыргыч крем сөртергә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X