Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бакчада балаларга экологик белем бирелә

20 декабрь көнне Мөслим районы "Ләйсән" балалар бакчасында "Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем бирү оешмаларында ФГОСны тормышка ашырып, экологик белем бирү процессында балаларның проектлы-эзләнү эшчәнлеген оештыру " исеме астында семинар-практикум үтте. Зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме тәрбиячеләре "Танып белү" белем бирү һәм "физик культура" белем бирү өлкәләреннән интегральләштерелгән эшчәнлек күрсәттеләр.Педагог-психолог эмоциональ...

20 декабрь көнне Мөслим районы "Ләйсән" балалар бакчасында "Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем бирү оешмаларында ФГОСны тормышка ашырып, экологик белем бирү процессында балаларның проектлы-эзләнү эшчәнлеген оештыру " исеме астында семинар-практикум үтте. Зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме тәрбиячеләре "Танып белү" белем бирү һәм "физик культура" белем бирү өлкәләреннән интегральләштерелгән эшчәнлек күрсәттеләр.Педагог-психолог эмоциональ халәт тудыру, коллективны бергә җыю һәм эшләү максатыннан психологик тренинг үткәрде. "Ләйсән" һәм "Миләшкәй" балалар бакчасы тәрбиячеләре экологик темага чыгыш ясадылар. Семинар ахырында эшләнгән эшләргә йомгак ясалды,килгән кунакларыбыз тәҗрибә алып китте, дип хәбәр итәләр "Ләйсән" балалар бакчасыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев