Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бакчада – апрель

 Кар эреп беткәннән соң, бакчада җир кибү белән үк агачлардагы кимерүчеләргә каршы бәйләнгән әйберләрне чишеп алырга, кәүсә һәм ботактагы кабыкны кырып чистартырга кирәк.

* Яна торган әйберләрне җыеп өяргә, алар­ны чәчәк ату вакытында үсемлекләрне кырау­дан саклау максатында төтен җибәрү өчен фай­даланырга була.

* Агач кәүсәләрен һәм ботакларын акшар белән агартып чыгарга.

* Агачлардагы кибеп каткан җимешләрне ка­гып төшерергә һәм юк итәргә. Чөнки алар күп кенә куркыныч авырулар чыганагы булып тора.

* Агач һәм вак куакларны кисүне төгәлләргә вакыт. Киселгән урыннарын буяп яки сылап чы­гарга кирәк.

* Бакча җиләген тырмавычлар белән былтыр­гы кипкән чүп үләннәреннән, яфраклардан һәм кирәкмәгән мыекчалардан чистартырга.

* Корткычларга һәм авыруларга каршы агач һәм куакларга махсус сыекчалар бөркергә.

* Табигый һәм минераль ашламалар кертергә, кәүсә тирәсендәге җирне эшкәртергә кирәк.

* Яшелчә бакчасында туфрак өлгереп җиткәч, табигый ашламалар кертеп, аларны сабан яки көрәкләр белән күмдерергә кирәк. Көз көне ка­зылган җирләрне 1/3 өлешкә сайрак, авыр һәм балчыклы туфракны тулы тирәнлектә казыйлар.

* Айның уртасында яки икенче яртысында ачык җиргә төче торма, кишер, шалкан, суган, яшелчәләр, аккишер, шпинат, туран, борчак һәм башка салкынга чыдам үсемлекләрне чәчәргә була.

* Апрельнең соңгы көннәрендә яки май ба­шында кышка чәчеп калдырылган яшелчә һәм күпьеллык үсемлекләрнең мүлчәләрен җыеп алырга кирәк.

* Яшелчә борчалары һәм башка корткычлар ки­леп чыкканчы яки аларны юк итү өчен чәчелгән үсемлекләр тишелеп чыкканчы, түтәлләргә иртә белән чык өстенә тәмәке тузаны, көл сиптерегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев