Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бакчачылар, сезнең өчен!

* Дарчинны (корица) без тәмләткеч буларак беләбез, ә аның гөмбәчеккә каршы тору үзлеге дә бар. Үсентегә дарчин порошогын сипсәң, ул аларны авырулардан саклый. 

* Бал составындагы ферментлар үсентеләрнең тамырларын тиз үстерә торган табигый гормон булып тора. Чыбыкчаны утыртыр алдыннан бал кушылган суга салып торсаң, ул аны микроблардан, гөмбәчекләрдән арындыра. 
* Каһвә куесы кырмыска, әкәм-төкәм кебек корткычларга каршы көрәштә файдалы. Аны туфрак өстенә генә сибәргә кирәк. 
* Чүп үләннәренә каршы түбәндәге чара булыша. 4 литр аш серкәсенә ярты стакан тоз һәм бер аш кашыгы савыт-саба юа торган сыеклык салып сибегез. 
* Бәрәңге кортына каршы 10 литр суга бер пакет коры горчица (100 грамм) һәм 100 мл 9 процентлы аш серкәсе салыгыз. Яхшылап болгатып, 10 литр суга салыгыз да бәрәңге сабакларына сибегез. 
* Тузганак үсентеләрне тукландыра. 1,2 килограмм тузганак яфрагы белән сабагын ваклап турап, өстенә 10 литр су агызып, өч атна төнәтегез. Барлыкка килгән төнәтмәне сөзеп, үсемлекләргә сибегез. Яфрак борчасы, үсемлек бетләре, талпаннарына каршы көрәшкәндә 200-300 грамм тузганак яфрагына 10 литр су салып, ике сәгать төнәтегез дә үсемлекләргә сибегез. 
* Помидорны фитофтороз авыруыннан саклау өчен тозлы эремә ярдәмгә килә. Ул, томат яфракларында саклагыч элпә хасил итеп, аны инфекция эләгүдән саклый. Эремә ясау өчен 10 литр суга бер стакан тоз салып, яхшылап болгатыгыз. Шуны истә тотыгыз: бу профилактика чарасы гына булып тора. 
* Карлыган төбенә кипкән бәрәңге кабыгын казып салсагыз, аның җимешләре чия кадәр булыр. Крахмалга бай бәрәңге кабыгын суда кайнатып, карлыганның үзенә дә сибәргә була. 
* Помидор куагына бер тапкыр 3 литр суга бер тамчы йод салынган катнашма сипсәң, уңышы күп чыга, помидорлар да эрерәк була һәм иртәрәк өлгерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев