Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бакчачылар колагына: үсемлекләрне нинди тәртиптә утыртырга? (КИҢӘШЛӘР)

Кайбер үсемлекләрне янәшә утырту төрле авырулар һәм зарарлы бөҗәкләр таралуын булдырмаска ярдәм итә, дип белдерә тәҗрибәле бакчачылар. Мәсәлән, бәрәңге коңгызы - борчактан, ә кишер чебене сарымсактан курка.

Төрле үсемлекләрне янәшә утырту аларның яхшы үсүенә дә китерә, бакчадагы җирне сакчыл кулланырга да ярдәм итә. Әмма мондый ысулны кулланганда белеп эш итү мөһим. Бер-берсен яратмаган ике үсемлекне янәшә утыртсагыз, уңыш көтмәгез. Шулай итеп,
• кузаклыларны - чөгендер,
• ногыт борчагын - суган,
• бәрәңгене - кыяр һәм помидор,
• керәнне - кузгалак,
• петрушканы укроп янәшәсенә утыртырга киңәш ителми. Яңадан серкәләнергә мөмкин булган (әче һәм татлы борыч, үрмәләп үсүче кыяр), шулай ук орлыклы һәм төшле агачларны бер-берсеннән ераграк утыртыгыз. Сарымсак, кишер, помидор, бакча җиләген моңарчы кузаклылар, бәрәңге һәм яшелчәк үскән урынга утыртмагыз. Кәбестә һәм кыярдан соң төче торма һәм бакча җиләген утыртырга ярамый.
Мәсәлән, үсемлекләрне бакчада болайрак утыртырга мөмкин. Бакча җиләге түтәлләренә петрушка, сельдерей утыртырга мөмкин. Алар янында карлыган куаклары үсә ала. Чөгендер түтәлендә сарымсак һәм кишер яхшы үсәчәк. Алар янына төче торма чәчә аласыз. Кишер һәм бәрәңге янына кузаклылар, ногыт борчагы, борчак, кыяр, кәбестә утыртырга мөмкин. Аңардан ерак та түгел миләш үсеп утыра ала.
Алмагач һәм караҗимеш үскән бакчада кураҗиләк тә үзен яхшы хис итәчәк. Алар янында укроп, шпинат, төче торма үстерергә мөмкин. Кәбестә һәм кыяр урынына утыртылган помидор һәм кишер яхшы уңыш бирәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев