Мөслим-информ

Бакчачыга киңәшләр

Хәзер компост ясый торган чак. Һәр квадрат метрга 3-4 кг компост кертергә кирәк, дип сөйлибез. Аны ничек әзерлиләр соң? 

Иң элек аскы кат итеп салам, үсемлек калдыклары җәелә. Бер кат сидераль культураларны сибәргә була. Болар: фацелия, рапс, горчица, вика, борчак, уҗым культуралары. Кухня калдыкларын да салып барырга мөмкин, алар зыян итми, аның таркалуына китерә. Һәр 10 килога 200 грамм известь өстәсәгез дә ярый. Бу компостның әчелеген киметү өчен кирәк. Шулай ук калий гуматы да өстиләр. Ул компосттагы органиканың минералга әйләнүенә ярдәм итә. Компост әзер була башлагач, аны әйләндерәләр. Аның өлгерү срогы – 12-24 ай. Компостны өлгергәч кенә кулланалар. 
*** 
Элек колхозларда “туңга сөрү” дигән төшенчә киң кулланылышта иде. Бакчада да бу эшне онытмаска кирәк. Туңга сөрү – туңга, кышка казып калдыру, дигән сүз. Туңга казып калдырылган туфракта яшелчәләр әйбәтрәк үсә, уңышы да мул була. Казылган җирдә микроорганизмнар эшли башлый һәм ашлама керткәч тагын да активлаша. Казыр алдыннан җиргә ашлама кертергә онытмагыз. Һәр квадрат метрга 3-4 кг компост, минераль ашламалардан суперфосфат (1 кв.м – 1 кашык чамасы), калий сульфаты (шулай ук 1 кв.м – 1 кашык) кертелә. Калий сульфаты булмаса, аның урынына көл сибәргә дә ярый. Шуннан соң гына казырга мөмкин. 
*** 
Көл туфракның әчелеген киметә, шул ук вакытта калий ашламасы да булып тора. Көл булмаганда, һәр квадрат метрга 100 грамм чамасы известь кертергә була. Туфрак бик әче булганда, 200-300 граммнан да кертергә мөмкин.

Фото-Pixabay.com

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: