Мөслим-информ

Бакчачыга киңәшләр

Быел яз иртә килер кебек. Шуңа күрә бакчачылардан уяулык таләп ителә. Бакчачы календаре буенча башкарасы эшләрне соңарта күрмәгез!

Чыбыкча әзерләгез 
Көздән әзерләп өлгермәгән булсагыз, чыбыкчалар (черенки) әзерләргә онытмагыз. Үрчетергә теләгән агач яки куак сортыннан бер еллык ботакларны секатор ярдәмендә агачның көньяк һәм төньяк өлешеннән 15-40 см озынлыкта кисеп алалар. Бер агачтан алынганнарын бергә бәйләп, чыбыкчаларны бакчада, кар астында сакларга мөмкин. 
Кимерүчеләргә киртә 
Агач-куакларга кимерүчеләр зыян салмасын өчен агач төпләрендәге карны тыгызлап таптарга киңәш ителә. Тычканнар маргаритка, төрек кәнәфие, икееллык кыңгырау кебек чәчәкләргә дә һөҗүм итүчән. Кимерүчеләргә юлны ябу өчен агач-куак төпләрен, чәчәклекләрне таптап торыгыз. 
Яшел витамин 
Саклауга куелган сарымсак һәм суган, февральдә баш чыгарып, үсешкә китә башлый. Бу процессны берничек тә туктатып булмый. Шуңа күрә кыяк чыгарган суганнарны ташларга ашыкмагыз. Ком яки балчык тутырган савытка, бер-берсенә терәтеп утыртыгыз да, тәрәзә төбенә куегыз. Базда аксыл-сары булып утырган кыяклар шунда ук яшел төскә керер. Суны аз сибегез, юкса, өегезне вак чебен басып алуы мөмкин. Витаминга кытлык чорында яшел тәмләткечнең файдасы зур булыр. 
Баздагы сарымсак, гладиолус һәм георгиннарны тикшерергә онытмагыз. Әгәр гладиолус суганчаларында һәм георгин бәрәңгеләрендә шикле таплар барлыкка килсә, аларны үткен пычак белән кисеп ташлагыз, кискән урынга зеленка, көл яки төелгән аспирин сибегез. 
Агачларны формалаштырыр чак 
Һава торышында 15 градустан артык салкыннар көтелмәсә, груша һәм алмагачларны формалаштыра башларга мөмкин. Эшне карт агачлардан башларга кирәк, чөнки аларда җимеш бөреләре иртәрәк ачыла. Кискән урыннарны бакча сагызы яки олиф нигезендә эшләнгән майлы буяу белән буяп куегыз. 
Бу чорда агач-куаклардагы кышлаучы корткычлардан котылу чараларын да күрергә кирәк. Мәсәлән, 700 г мочевинаны (карбамид) бер чиләк салкын суда эретеп сөзегез дә, бакчадагы агач-куакларга һәм ачылган туфракка сибеп чыгыгыз. Минераль ашламаның мондый көчле эремәсе корткычлар организмында тоз алмашын бозачак һәм аларны юк итәчәк. Мондый эшкәртү бернинди дә зыян китерә алмаячак. Мочевина урынына хәтта гадәти аш тозы кулланырга да була (10 литр суга 1 кг аш тозы алына). 
Әгәр агач кәүсәләре лишайниклар белән зыянлаган икән, аларны кәүсәдә сут агышы башланганга кадәр 7-10 процентлы тимер купоросы эремәсе белән эшкәртергә киңәш ителә. Кәүсәләргә эремәне сиптерергә дә, пумала белән сөртергә дә мөмкин. 3 көн дә үтмәс, лишайниклар кәүсәдән үзләре үк кубып төшәр. Игътибар: моны сут агышы башлангач эшләргә ярамый! Югыйсә, кайрыларны яндырып, агач һәм куакларга зур зыян китерүегез бар. 

Фото – “Мөслим-информ” архивыннан.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: