Мөслим-информ

Бакча җиләге өчен урын сайлау

Бакча җиләген иртә өлгерүче кәбестә, шпинат, аккишер, төче торма, суган, сарымсак, кишер һәм чөгендер үскән җиргә утыртырга ярый.

Җиләкне бәрәңге, помидор һәм борыч үскән җиргә утыртырга ярамый, чөнки аларның барысына да бертөрле авырулар хас. Бакча җиләген кыяр һәм кашкарый, кылычгөл, лаләгөл кебек чәчәкләрдән соң да утыртырга киңәш ителми. Кураҗиләк, карлыган һәм төшле үсемлекләр үскән җиргә дә утыртмагыз – тамырларына черек авыруы йогу ихтимал.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: