Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бакча эшләре

Башка үсемлекләр кебек үк, көзен күпьеллык чәчәкләр дә калий, фосфор һәм магнийга мохтаҗ. Чәчәк түтәлен тукландыру һәм аңа көч бирү өчен ашламаларны ике тапкыр – сентябрь һәм октябрь башында кертергә кирәк. 10 литр суга 25 грамм суперфосфат, 1,5 аш кашыгы калимагнезий һәм 2,5 грамм бор кислотасы кушып ясалган эремә яхшы вариант булачак.

Көзге ашламалар кертегез

Башка үсемлекләр кебек үк, көзен күпьеллык чәчәкләр дә калий, фосфор һәм магнийга мохтаҗ. Чәчәк түтәлен тукландыру һәм аңа көч бирү өчен ашламаларны ике тапкыр – сентябрь һәм октябрь башында кертергә кирәк. 10 литр суга 25 грамм суперфосфат, 1,5 аш кашыгы калимагнезий һәм 2,5 грамм бор кислотасы кушып ясалган эремә яхшы вариант булачак.

Суганча-бүлбеләрне казып алыгыз һәм саклауга куегыз

Канна, дәлия, гладиолус, карабодай гөле һәм безнең киңлекләрдә кышламый торган башка суганчалы үсемлекләрне, чәчәк атып бетергәч һәм яфраклары корыганнан соң, казып алырга кирәк. Моны коры көнне эшләү зарур. Суганча һәм бүлбеләрне шунда ук сортларга аералар, марганцовка белән авыруларга каршы эшкәртәләр, базга яки суыткычка саклауга куялар.

Суганчалы үсемлекләр утыртыгыз

Сентябрь – язын һәм җәйнең беренче яртысында чәчәк ата торган суганчалы үсемлекләр утырту өчен менә дигән чор. Алар өчен алдан ук кояшлы урында түтәлләр әзерләгез. Аның туфрагы яхшылап йомшартылган һәм ашламалар кертелгән булырга тиеш. Шуннан соң суганчаларны утыртыгыз. Суганчалы үсемлекләрнең үсеп җәелеп китә торган гадәте бар. Шуңа күрә һәркайсына запас урын калдырыгыз. Күпьеллык чәчәкләрне бүлегез һәм күчереп утыртыгыз

Сентябрьнең беренче яртысында күпьеллык чәчәкләрне ишәйтү белән шөгыльләнегез. Моның өчен берничә ел үскән куакны җирдән казып алыгыз һәм тамыр-сабакларын, яңадан үсеп китә торган бөре һәр кисәктә калырлык итеп, өлешләргә бүлегез һәм яңа урынга утыртыгыз. Беренче елны алар чәчәк атмаска да мөмкин, һәм чәчәк түтәлен шуны исәпкә алып планлаштырыгыз.

Берьеллык чәчәкләрнең орлыкларын җыегыз Кашкарый, космея, цинния, бәрхет гөл һәм сентябрь аенда бакчаны бизәп торган башка берьеллык чәчәкләрнең орлыкларын җыярга һәм сакларга кирәк. Бу язын акчагызны янга калдырырга мөмкинлек бирәчәк. Өстәвенә, күршеләрегез белән күңелегезгә хуш килгән чәчәк орлыклары белән алмаша алачаксыз. Иң мөһиме, орлыкларны җыеп кына калмыйча, яхшылап киптерергә, кәгазь пакетларга салырга, кайсында нинди чәчәк саклануын язарга һәм язга кадәр югалтмаска кирәк.

 Чәчәк түтәлләрен чистартыгыз һәм мүлчәләгез Салкын һәм яңгырлы көннәр башланыр алдыннан чәчәк түтәлләрен тагын бер тапкыр утарга кирәк. Саргайган һәм кипкән күпьеллык чәчәкләрне кисегез, декоративларын исә тагын берникадәр вакытка калдырыгыз. Чәчәк түтәлендәге туфракка 5-8 сантиметр калынлыгында мүлчә җәегез. Бу чәчәкләрне салкыннар һәм корткычлардан саклаячак.

Фото - Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев