Мөслим-информ

Бакча бала өчен куркынычсыз булырга тиеш! Тикшерү нәтиҗәсе

2016 нчы елның 6 мартында Әмәкәй авылындагы "Кояшкай" балалар бакчасында янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозуны бетерүне контрольдә тоту максатында тикшерү үтте. Тикшерү нәтиҗәсендә элек бирелгән күрсәтмәдә тәкъдим ителгән чараларның тулы күләмдә үтәлүе ачыкланды. Әмма аннан алда Мөслим һәм Сарман районнары буенча районара күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан чаралар башкарылды....

2016 нчы елның 6 мартында Әмәкәй авылындагы "Кояшкай" балалар бакчасында янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозуны бетерүне контрольдә тоту максатында тикшерү үтте. Тикшерү нәтиҗәсендә элек бирелгән күрсәтмәдә тәкъдим ителгән чараларның тулы күләмдә үтәлүе ачыкланды. Әмма аннан алда Мөслим һәм Сарман районнары буенча районара күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан чаралар башкарылды. Бер ел элек әлеге объектта план нигезендә тикшерү үтте. Аның нәтиҗәсендә янгын куркынычсызлыгы таләпләренең тупас бозылуы ачыкланды. Бу исә кешеләрнең тормышына һәм сәламәтлегенә куркыныч тудыра. Җитәкчегә административ штраф салынды һәм җитешсезлекләрне бетерү турында күрсәтмә бирелде. Март аенда үткән тикшерү җитешсезлекләрне бетерү өчен тәкъдим ителгән чараларның үтәлүен күрсәтте. Хәзер әлеге объектта янгын куркынычсызлыгы яраклы дәрәҗәдә, кеше тормышына һәм сәламәтлегенә куркыныч янамый дип ышанып әйтергә мөмкин. Янгынга каршы инструктаж, балалар һәм персонал белән әңгәмәләр объектта даими һәм югары дәрәҗәдә үтә. Бу иң мөһиме, чөнки балалар - җәмгыятьнең иң йомшак өлеше, һәм бала тормышы аның белеменә, төрле шартларда дөрес ориентлашуына, килеп туган хәлне бәяли белүенә бәйле. Исегездә тотыгыз: янгын куркынычы тумасын өчен, үз-үзеңне тоту күнекмәләрен балаларга кечкенәдән үк өйрәтергә кирәк. Бу исә аның белән куркыныч хәл булмас дигән гарантия бирәчәк. Ренат Идиятуллин, Мөслим һәм Сарман районнары буенча районара күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика бүлеге өлкән инспекторы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: