Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Баек авылы халкы борчыган сорауларын район җитәкчелегенә җиткерде

Чираттагы халык җыены 4 авылны, 10 крестьян-фермер хуҗалыгын берләштергән Баек авылында узды. Җыенны Баек җирле үзидарә башлыгы Нурсинә Шәйхәйдарова 2015 елның беренче яртыеллыгында эшләгән эшләргә нәтиҗә ясау белән башлады.

Кыска гына вакыт эчендә Атау урамына юл салынган, берничә урамда каты өслек эшләнгән, чишмәләр ремонтланган, Дусай авылында Нәҗибә Батыршина ярдәме белән мәчеткә нигез салынган, батырлар аллеясы сафка баскан. Бу - башкарган эшләрнең бер өлеше генә. 5 ел эшләү дәверендә Нурсинә Әнвәровна авылдашлар белән килешеп, уртак тел табып эшләгән. Җыелышка килгән Ришат Сәхипгәрәев, Галия Әсәдуллина, Халисә Гәрәева, Миләүшә Шакирова авыл халкы исеменнән рәхмәт сүзләрен җиткерделәр, эшеннән канәгать булуларын белдерделәр.

Авыл халкы белән очрашуга Мөслим үзәк хастаханәсе баш табибы Рәшит Гыйлаҗев, Пенсия фондының район бүлеге җитәкчесе Фәридә Ганиева, участок полиция хезмәткәре Илдар Маликов та килгән иде. Алар гражданнарны кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр.

Район башлыгы киңәшчесе Рәшит Кирамов алда торган сайлаулар мәсьәләсен яктыртты. Республикакүләм эшли торган 30 программаның Мөслим районында алып барыла торганнарына киңрәк тукталды. Сайлауларның мөһим чара икәнен ассызыклады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама