Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Баек авыл җирлегендә 457 мең сум үзара салым акчасы җыйганнар

Һәр узып баручы ел җирлегебез халкының социаль-көнкүрешен яхшырту юнәлешендә тормышка ашырылган матур эшләр белән тарихка кереп кала. Шунысы куанычлы: без хәзер "Юл кирәк!" дип чаң какмыйбыз, ә "Ятучы палицай" куеп булмас микән?" дибез. Су җитми дип хафаланмыйбыз, "Суның сыйфаты начар" дибез. Телефон яки интернет юк дип түгел, "Зур тизлекле кәрәзле...

Әйе, адәм баласы һәрвакыт яхшыдан яхшыга омтыла. Тормыш булгач, хәл итәсе мәсьәләләр дә, проблемалар да туып тора, билгеле.

Баек авыл җирлеге 240 хуҗалыкта 611 кеше яшәүче дүрт авылны берләштерә. Җирлектә бер төп гомуми белем бирү мәктәбе, бер балалар бакчасы, бер башлангыч мәктәп, ике ФАП, ике мәдәният йорты, бер элемтә бүлеге, бер мәчет, полиция участок инспекторы, бер кибет, янгын сүндерү оешмасы халыкка хезмәт күрсәтә.

Авылыбызда динне торгызу, халыкны берләштерү, милли йолаларны яңарту максатында, Сабантуйлар, авыл көннәре, дини бәйрәмнәр, вәгазь кичәләре һ.б. даими үткәрелә. Эшебезнен иң әһәмиятлесе - ул халык белән элемтә. Гражданнарны кабул итү, халыкның фикерен тыңлау, гозер-үтенечләрен канәгатьләндерү һәм авыл җыеннарын үткәрү эшчәнлегебездә зур урын алып тора.

Җирлегебез эшмәкәрләргә бай. Алар нигездә кошчылык, мөгезле эре терлек асрау, икмәк, печән, яшелчә, бал һәм такта җитештерү белән мәшгуль. Эшмәкәрләр - безнең зур терәгебез. Җирлекнең салым базасын тулыландыру белән бергә һәр эштә ярдәм кулы сузалар, спонсорлык ярдәме күрсәтәләр. Үз эшләрен башларга теләк белдерүчеләрнең тагын да булуы аеруча сөендерә. Әнә шулай авылыбыз дип яшәүчеләребез, районыбыз һәм дәүләтебез ярдәме белән тормыш-көнкүреш шартлары елдан-ел яхшыра бара.

Республикада гамәлдә булган халыктан җыелган үзара салымны дүрт тапкыр арттырып кайтару программасы да авылларыбызны төзекләндерүдә, проблемаларны чишүдә зур ярдәм булып тора. 2017 елда җирлектә 457 мең 500 сум үзара салым акчасы җыелды, дәүләттән 1 млн 830 мең сум кайтты. Быел да салым акчасына шактый эшләр башкарылды. Аерым алганда, Дусай зираты, Дусайның Урман урамы, Баек урамнары, Сәфәрнең Савытлы урамы юлларын ремонтлауга 1 млн сум тотылды. Сквер төзү, чүплекне эттерү, каты көнкүреш калдыкларын чыгару, карт агачларны кисү, авыл мәдәният йортының территориясен матурлау, урамнарны яктырту өчен светодиодлы лампалар алу, буаларны һәм су башняларын төзекләндерү, зиратта һәм мәктәп ихатасында койма кою һәм башка шундый эшләр өчен дә үзара салым акчалары сарыф ителде. Авылларда зиратларны чистарту, хуҗасыз йортларның коймаларын кою, балалар мәйданчыгын урнаштыру кебек күмәк эшләрне өмә белән эшләүне гадәткә керттек.

Дәүләтнең максатчан программалары кысаларында башкарылган эшләребез дә шактый. Баек-Сәфәр арасындагы юлга гравий түшәлде, Баек клубында капиталь ремонт үткәрелде, Баекта ике буада капиталь ремонт эшләре төгәлләнде, ике авылда урам юлларында ясалма тигезсезлекләр эшләнде. Киләсе ел өчен дә планнар корып куйдык. Юлларны, су челтәрен төзекләндерү белән бергә ял мәйданчыклары ясарга ниятлибез. Бердәм булганда әлеге эшләрне дә башкарып чыгарбыз шәт.

Айнур Сәхипгәрәев, Баек авыл җирлеге башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X