Мөслим-информ

Мөслимнең бадминтон өметләре

Саратов шәһәрендә бадминтон буенча “Бәллүр волан” исеме астында узган бөтенроссия ярышларында балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә шөгыльләнүче өч егет катнашты.

Нурислам Шәйхуллин шәхси һәм парлы разрядта икенче урынга лаек булды. Айнур Җәлилов шәхси зачетта – икенче, парлы разрядта – беренче, катнаш разрядта өченче урыннарны алды. Ринас Ханов, уңышлы уен күрсәтеп, беренче унлыкка керде. Бүген егетләребез зур төгәллек белән шөгыльләнүләрен дәвам итә. Егетләр Екатеринбург шәһәрендә узачак бадминтон ярышларына әзерләнә. 

Фото - Pixabay.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: