Мөслим-информ

“Татарстан Республикасы Кубогы”ның 3 туры узды

Әлмәт шәһәрендә бадминтон буенча яшүсмерләр һәм өлкәннәр арасында шәхси “Татарстан Республикасы Кубогы”ның 3 туры узды.

Әлмәт шәһәрендә бадминтон буенча яшүсмерләр һәм өлкәннәр арасында шәхси Татарстан Республикасы Кубогының 3 туры узды. Татарстан Республикасының шәхси Кубогы ике яшь төркемендә: 2004 елгы һәм кечерәк, 2003 елгы һәм өлкәнрәкләр төркемнәрдә узды. Көч сынарга республиканың төрле почмакларыннан 100гә якын спортчы килде, ә нәтиҗәләрне 10 судья бәяләде. Безнең районнан әлеге бәйгедә 5 бадминтончы катнашты. 2004 елгы һәм кечерәклэр арасында  Нурислам Шайхуллин беренче урын алды, Ислам Фәрхетдинов 3 нче, Ринас Ханов 5 урында. 2003 елгы һәм өлкәнрәкләр арасында Рүзәл Ханов – 1нче, Булат Шәрәфетдинов 2 нче призлы урыннарны яулады. Команданың тренеры – Инсаф Ханов.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: