Мөслим-информ

Бадминтон буенча традицион турнир узды

Медальләр һәм дипломнардан тыш, "Haier" ның биш суыткыч тапшырылды.

Бу ял көннәрендә Яр Чаллыда Кама политехника институтының беренче ректоры Владимир Саламашкин истәлегенә багышланган бадминтон буенча традицион турнир узды.
Турнирда Россиянең төрле шәһәрләреннән тәҗрибәле һәм яшь спортчылар катнашты. Ярышлар берничә яшь категориясендә узды: мәктәп укучылары, эшче яшьләр һәм ветераннар.
Гади спортчылардан тыш, Haier индустриаль паркы директоры Ван Шоужун да үз осталыгын күрсәтте. Ярышларда җиңүчеләргә нәкъ менә Кытай корпорациясе бүләкләр тапшырды. Медальләр һәм дипломнардан тыш, "Haier" ның биш суыткыч тапшырылды. Суыткычка Мөслимебезнең иң оста бадминтончысы Җәлилов Айнурда лаек булды.

Фото https://instagram.com/official_muslumovo?igshid=pdaenh6tb2k2 алынды

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: