Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бабасына карап, оныгын макта!

Мәгълүм халык мәкален үзгәртеп, әнә шулай “Бабасына карап, оныгын макта!” – дияр идем. Сүзем – Булат Әхмәтҗанов турында.

Унтугыз яшь кенә булса да, алдына куйган максатлары, теләк-омтылышлары зур аның. Әлмәт музыка көллиятендә укучы егет көйләр яза. Уннан артык көй иҗат итәргә өлгергән Булат. 
 

– Көйләр яза башлавыма икенче генә ел әле. Бабамның китапларына кермәгән шигырьләре бар. Шуларны алдым да, җыр дөньясына кереп киттем. Күпчелеге мәхәббәт турындагы шигырьләр иде. Көйләр күңелдә үзеннән-үзе туа, – ди Булат. 
 

Балалар шагыйре, төрле уен коралларында уйнап, тамашачыны әсир итүче Мөҗәһит Әхмәтҗановның оныгы сәнгать дөньясына кереп китмәсә, дөрес булмас иде. Мөҗәһит абыйның көтеп алган беренче оныгы булгангамы, бабасы Булатка багышлап шактый шигырьләр язды. Тәрбияви шигырьләр, такмак-табышмаклар йогынтысында үскән егетнең ихлас, тәүфыйклы булып буй җиткерүе дә табигый. 
– Оныкларыбызның уңышлары – әти-әниләренең дә, әби-бабаларының да зур казанышлары. Оныклар өчен аеруча җан атып торасың икән ул. Саратский гармун, баян, курай, кубыз, сорнай, тальян кебек уен коралларында уйнаганын күреп, Булатның, һичшиксез, алдагы тормышын сәнгать дөньясы белән бәйлисен тоемлый идем. Бүген ул Әлмәт музыка көллиятенең икенче курсында баян классында укый. Булат алга таба да уңышлары белән безне сөендереп торыр дип ышанам, – ди Мөҗәһит Әхмәтҗанов. 

 

– Сәнгать дөньясы гаҗәеп ул! Музыка, шигърияткә гашыйклар аңлатып булмаслык серле аһәң астында яшиләрдер. Синең башлангычларыңны хуплап, көч-дәрман өстәүчеләр булганда, иҗат итеп торасы гына килә. Көллияттә мин нәкъ шундый дустымны очраттым. Азнакай районының Урсай авылыннан Дәнис Сафиуллин шигырьләр иҗат итә, мин аларга көй язам. Аранжировканы компьютерда ясыйм. Җырларны башкаручылар да бар инде. “Татар егетләре” җырын аеруча яратып өлгерде тамашачы. Музыка көллиятендә укуым белән бабама бурычлымын. Берничә дистәдән артык курае, әллә ничә гармуны һәм сорнайлары булган бабайның оныгы башка юл сайлый алмас иде, – ди Булат. 
– Бик күп мөслимлеләрнең тормышларын музыка дөньясы белән бәйләвенә әтиебез сәбәпче булгандыр. Балалар белән очрашу-кичәләргә уен коралларын алып бара ул. “Шигырь сөйләр алдыннан курайда уйнап җибәрсәң, иң шук малай да тынып кала. Гармунда, сорнай, кубызларда, таш сыбызгыларда да уйнасаң, аларның күзләре очкынлана”, – ди ул. Аның теләге балаларны уйнарга өйрәтүдән битәр, уен кораллары белән таныштырып булса да калу, көйләрен ишеттерү иде, – ди Булатның әтисе Алмаз. 

 

Булат уку белән бергә иҗат эшен бергә алып бара. Яңа көй туарга тора... Көзнең үзе төсле кабатланмас булачак ул... 
– Булатыбызның гармунга мәхәббәте ике яклап та бабаларыннан килә. Әтием Разин да өздереп гармунда уйный иде. Ул уйнаган “Сарман”, “Агыйдел”, “Зәңгәр күлмәк”, “Уф йөрәгем!” көйләрен Булат та яратып уйный. Ул уйный, мин елыйм... Әтием исән булса, оныгы белән горурланыр иде, дим. Булат алты ел балалар сәнгать мәктәбендә Рәйлә Әхмәтгалиева кул астында баянда уйнау серләренә төшенде. 10 яшендә “Яшь бөреләр” фестивалендә катнашып, беренче дипломын алган иде. Күңеле яткан һөнәре булгач, Булат бик яратып укый, – ди әнисе Лилия. 
Булат мәктәптә укыганда сәхнәдән төшмәде. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Минзәлә педагогия көллияте үткәргән “Татар егете” республика бәйгесендә җиңү дә яулаган иде. 

 

Мәктәптәге бер генә чара да аннан башка узмады. Спорт өлкәсендә дә уңышлары шактый егетнең. Физкультура буенча үткәрелгән олимпиадаларда, йөгерү ярышларында беренчелекне бирмәде. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы уздырган “Ягез әле, егетләр!” бәйгесендә – беренче, бертуган Нәҗмиевлар исемендәге фестиваль-конкурста беренче дәрәҗә лауреат булды, “Моңлы курай” IV республикакүләм курайчылар бәйгесендә гаилә ансамбле белән беренче урынны яулады. “Күпаһәңле Татарстан” республика фестивале, гармунчыларның Ф. Туишев исемендәге смотр-конкурсында, тагын бик күп бәйге-фестивальләрдә, фәнни конференцияләрдә катнашып, җиңү яулаган егет ул Булат! Шушы көннәрдә ул тагын бер диплом иясе булды: музыкаль башкару буенча IV халыкара конкурста III дәрәҗә лауреат исеме алды. 
 

– Булат бик акыллы, тырыш булды. ГТОның ике алтын күкрәк билгесенә ия ул. Укуда да сынатмады, һәрвакыт әби-бабаларының тормышы белән кызыксынды, белемен ныгытты. Районда үткәрелгән “Минем шәҗәрәм” конкурсында җиңүе дә шул хакта сөйли. Ничә ел инде энесе Зөлфәт белән Түрештәге Куш чишмәсен чистартып торалар. Чишмә янына улаклар, утыргычлар да ясап куйганнар. Изге эшләрнең башында торучы Булат – чын мәгънәсендә Мөслимебез горурлыгы! – ди гимназиянең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Эльмира Тимергалиева. 
Булатның теләге – укуын тәмамлагач, туган җиренә кайтып, үзе сайлаган өлкәдә эшен дәвам итү, җырлар язу. Хыяллары чынга ашсын да, алдына куйган максатларын язмыш җилләре сындырмасын иде!

Лилия Шәймиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X