Мөслим-информ

Бабамнар - горурлыгым. Бөек Ватан сугышы ветераннары Р.Сәхбиев, Ә.Рәхимов турында

Бөек Ватан сугышының тынганына җитмеш ике ел узды. Бу канкойгыч, рәхимсез сугыш турында әти-әниләрдән, әби-бабайлардан, укытучылардан гына ишетеп белсәк тә, аның илебез халкына күпме кайгы-хәсрәт, күз яшьләре, югалтулар китерүен аңлыйбыз. Тыныч, бәхетле тормышта яшәвебез белән без сугыш һәм тыл ветераннарына рәхмәтле. Утлар, сулар кичкән шул ветераннар арасында минем дә карт...

Бөек Ватан сугышының тынганына җитмеш ике ел узды. Бу канкойгыч, рәхимсез сугыш турында әти-әниләрдән, әби-бабайлардан, укытучылардан гына ишетеп белсәк тә, аның илебез халкына күпме кайгы-хәсрәт, күз яшьләре, югалтулар китерүен аңлыйбыз.

Тыныч, бәхетле тормышта яшәвебез белән без сугыш һәм тыл ветераннарына рәхмәтле.

Утлар, сулар кичкән шул ветераннар арасында минем дә карт бабамнар бар. Әтиемнең бабасы Сәхбиев Ризатдин Сәхби улына сугыш башланганда унбиш яшь кенә була. 1943 елның ноябрендә Ризатдин бабам ил азатлыгы өчен көрәшкә китә. Аларны Ерак Көнчыгышка - Хабаровскига җибәрәләр. Ул 22 нче Чапаев дивизиясендә 1304 нче полкта хезмәт итә. Аларны бер ел дәвамында сугышка әзерлиләр. Ризатдин бабам Харбин, Муданьцзян шәһәрләрен Квантун армиясеннән азат итүдә катнаша. Аңа 1951 елда гына туган авылы Мәлләтамакка әйләнеп кайту насыйп була. Аннан соңгы елларда ул авылда киномеханик булып эшли, шул ук вакытта колхозда электрик вазыйфасын башкара.

Ризатдин бабам үзе кебек эш сөючән, уңган, намуслы кызны - әбием Хәятне яр иткән. Алар ике ул һәм ике кыз үстерәләр. Ни кызганыч, быел 90 яшьлек юбилеен бабам әбиебездән башка каршы алды. Бүген бабаем туган авылында улы Равил абый һәм килене Наилә апа янәшәсендә бәхетле гомер кичерә. Бабамнар буынына тормышның авыр сынаулары туры килде, әмма алар бернәрсәдән дә зарланмадылар, һәр туган көнгә сөенеп яшиләр.

Җиңү көне якынлашканда тагын бер карт бабам - әниемнең бабасын искә алмый кала алмыйм. Ул шулай ук Мәлләтамак авылыннан - Рәхимов Әсгать Хәйбрахман улы. Кызганыч, Әсгать бабам белән мин якыннан белмим. Мин аны күкрәк тулы орден-медальләр тагып төшкән фотоларыннан күреп беләм. Үзенең кайларда булуы, ниләр күрүе турында сөйләргә яратмаган ул, йөрәк яраларын кузгатырга теләмәгән, күрәсең. Сугышка киткәндә бабамның унтугыз яшьлек егет чагы булган. Әнием сөйләве буенча, ул, сугышның нәкъ үзәгендә йөреп, 1942 елда бер аягын өздергән. Озак вакытлар госпитальдә дәваланганнан соң туган авылына кайткан. Бабам тегүче, хисапчы вазыйфаларын башкарган, соңрак, бер көн калмый, колхоз эшенә чапкан, каралты-кура, йорт җиткергән. Гаилә корып, балалар үстергән.

- Тимер аяклар ярдәмендә аксап кына йөрсә дә, сәламәт кешеләр кебек оста итеп бии иде, - дип искә ала аны белүчеләр.

Әйе, яу кырында алган җәрәхәтләре, шунда калдырып кайткан сәламәтлеге соңгы елларда бик нык сиздереп тора һәм бабам Әскать 1994 елда 71 яшендә вафат була. Аны үзенең гомерлек юлдашы итеп сайлаган Мәзкүрә әбиемә, ике улы, ике кызы һәм оныклары өчен зур югалту була бу.

Менә шулай үз-үзләрен аямыйча, илебез, халкыбыз тынычлыгы өчен сәламәтлекләрен калдырып кайткан, гомерләрен биргән ветераннарыбызны безнең беркайчан да онытырга хакыбыз юк. Алар мирас итеп калдырган матур тормышның кадерен белеп, дус-тату яшәү - безнең бурычыбыз.

Рәзилә Ахунова,

Мөслим гимназиясенең 4 сыйныф укучысы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: