Мөслим-информ

Азык булса, ит тә, сөт тә була

Район буенча һәр шартлы терлеккә, концентрат азыкны исәпләмәгәндә, 33,8 центнер азык берәмлеге әзерләнгән. Бу көннәрдә кукуруз силосы салу бара. “Туган як” агрофирмасында силос салуны төгәлләгәннәр.

“Туган як” агрофирмасы – районда терлекчелек продуктлары җитештерү белән тотрыклы шөгыльләнүчеләрдән. Биредә 1010 баш мөгезле эре терлек исәпләнә. Аларның 400е – савым сыерлар. Соңгы елларда агрофирма малларны бер типта ашату режимына күчте.

 – Ел әйләнәсе малларны бер типта ашату терлек организмына туклыклы матдәләрнең тиешле күләмдә һәм тотрыклы килүенә, ашкайнату процессының нормальләшүенә ярдәм итә. Бу исә, үз чиратында, малларның продуктлылыгын арттыра, – ди агрофирманың генераль директоры Рәдиф Габидинов.

Берничә ел инде “Туган як”та терлекләргә ел ярымлык, хәтта ике еллык азык туплана. Быел да шулай булган. Концентрат азыкны исәпләмәгәндә, һәр шартлы терлеккә уртача 61 центнер азык берәмлеге туры килә. 2 мең тонна печән әзерләгәннәр. Клевер һәм люцернадан 8 мең 900 тонна сенаж салынган. Яшь маллар өчен быел беренче тапкыр 120 гектарда тимофеевка дигән үлән дә үстергәннәр. Ул аксымга бай булуы белән һәм аксымның 50 проценты үзләштерелү белән аерылып тора икән.

Үлән культураларын яңарту өстендә даими эшлиләр. 1100 гектар мәйданда игелүче күпьеллык үләнне дүрт елдан соң яңарталар. Быел 220 гектарда люцерна чәчкәннәр.

Бу көннәрдә агрофирмада кукуруз силосы салуны төгәлләгәннәр.Бу төр азык 7 мең 800 тонна тупланган. Терлек азыгы әзерләү кампаниясендә күпләр тырыш хезмәт куйган. Җитәкчелек “Полесье” комбайнында – Раил Мәүләвиев һәм Марсель Хөснуллинның, базларда яшел масса таптатуда Радик Галләмов, Әбүләес Морзаханов, Марсель һәм Евгений Үтәгәновларның җитештерүчән эшләвен билгеләп үтте. 

“Туган як” агрофирмасында сөт җитештерү цех системасына көйләнгән. Бу көннәрдә һәр сыердан уртача 20 килограмм сөт савып алалар. Дилбәр Заһидуллина, Фәнзирә Сәлахова, Лилия Харисова группаларында сөтбикәләрнең продуктлылыгы тагын да югары. Көн саен 7,1 тонна сөт реализацияләнә. Продукциянең майлылыгы – 3,6-3,8 процент. Продукцияне шактый югары бәядән саталар.

Агрофирмада кышкы чорга концентрат азыкны төрлесеннән 1800 тонна туплаганнар. Арпа, солы, бодай, борчак, төрле өстәмәләр белән баетылып, азык цехында миксер-смеситель аша катнаш азык итеп чыгарыла.

 – Савым сыерларына составында сенаж, силос, салам, печән, катнаш азык, жмых, премикс һәм төрле өстәмәләр булган моноазык ашату продуктлылыкны арттыруга мөмкинлек бирә. Чөнки терлек организмына кирәкле барлык микроэлементлар да керә дигән сүз. Әлеге төр азык, малларның продукт бирүчәнлегенә карап, аерым рацион нигезендә ашатыла. Көндәлек ихтыяҗларга җитәрлек итеп әзерләнгән азык трактор белән таратыла, – ди Рәдиф Габидинов.

Әлфинур Ногманова.

Айрат Фазылов фотосы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: