Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Азыклы ат арымас

"Быел җәй булмый, мал асраучыларга көн бетә" дисәк тә, терлек азыгы әзерләү өчен мөмкинлеге чыгып тора. Ара-тирә яуган яңгырларны исәпләмәгәндә, печән киптерү өчен дә, сенаж салу өчен дә җай бар. Басуларда механикалаштырылган отрядлар хәрәкәт итә, ферма яннарында бер-бер артлы печән эскертләре калкып чыга, сенаж базлары тулып бара.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, быел һәр шартлы терлеккә 33 центнер азык берәмлеге әзерләү бурычы куелган. Бу сусыл, тупас һәм концентрат азыкларны кертеп исәпләнә. Хуҗалыкларда үстерелгән 10 мең 600 гетар мәудандагы күпьеллык үләннән сенаж һәм печән әзерләү бара. Үләннең 9 мең гектарга якыны беренче катка урып алынды инде. Моннан тыш 5 мең гектар мәйданда үстерелгән берьеллык үлән җитешеп килә. Әлеге азык катнашмасы нигедә сенаж салу өчен тотылачак.

Агрофирмаларда составында өчәр-дүртәр ургыч комбайн, унар автомашина һәм трактор, печән әйләндерү һәм җыю, төргәкләү агрегаты булган отрядлар хәрәкәт итә. Сенаж базларында яшел масса таптатуда куәтле тракторлар эшли. Уртак тырышлык белән район буенча һәр шартлы терлеккә 16,8 центнер азык берәмлеге әзерләнде. Бу - 44 мең 300 тонна сенаж, 8 мең тоннага якын печән, дигән сүз.

Терлек азыгы әзерләүгә беренчеләрдән керешкән "Туган як" агрофирмасында кышкы чор өчен бер шартлы терлеккә әзерләнгән азык берәмлеге 25 центнер тәшкил итә. Агрофирмада 12 мең тонна сенаж, 618 тонна печән тупланды. Биредә аерым басуларда үләнне икенче катка урырга керештеләр. "Органик Групп" җәмгыятенең "Урожай" агрофирмасында - 9883 тонна, "Ык" та 1744 тонна сенаж салынды, печән әзерләү дә темп алып килә. Белгечләр көн саен район буенча 1400-1500 тонна сенаж салынуын әйтәләр.

- Әлеге темпны тагын да арттырып, күпьеллык үләннәр картайганчы яхшы сыйфатлы азык әзерләп калырга кирәк. Азыкның күләменә генә түгел, сыйфатына да игътибар ителергә тиеш. Сенаж салганда закваска куллану, массаны тиешенчә тыгызлау мөһим. Быел үләннең торышы бар җирдә дә яхшы булды. Шуңа күрә чабылмый яткан табигый үләнне дә терлек азыгы өчен файдаланырга була, - ди авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре.

Әлфинур Ногманова.

Фәридә Гайнетдинова фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев